Яңа Бүләктә Фольклор көнен билгеләп үттеләр
Мәдәният

Яңа Бүләктә Фольклор көнен билгеләп үттеләр

Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында халык иҗатын саклауга һәм популярлаштыруга багышланган Фольклор көне узды. Бәйрәм чарасы төрле яшьтәге кешеләрне берләштерде.

Чараның төп максаты — милли гореф-гадәтләрне, сәнгатьне саклау һәм яшь буынга җиткерү булды. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, халык фольклоры — ул безне үткән заман белән бәйләүче һәм киләчәккә алып баручы ныклы җеп булып тора.

Бу бәйрәм кичәсендә авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Илһам» вокаль-фольклор ансамбле үзенең соклангыч чыгышлары белән тамашачыларның күңелен яулады. Чара ахырында һәркемне милли сәнгатьне бәяләргә, традицияләрне һәм ана телен сакларга чакырдылар.


Нет комментариев