Әле күптән түгел генә легендар җырчыбыз Илһам Шакиров истәлегенә багышланган бик матур чара узды. Бәйрәм кунагы, бүген Сарманда яшәүче Әшрәфулла Зарипов әлеге үзенчәлекле чарадан алган хисләрен шигырь юлларына салган.
Әшрәфулла Зарипов тумышы белән Сарман районының Янурыс авылыннан. Сарман урта мәктәбен тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы институтында укый. Инженер, агроном булып, «Мелиорация», «Сельхозхимия» берләшмәләрендә, сәүдә өлкәсендә эшли. Лаеклы ялга «Сарман» агрофирмасында хезмәт куеп чыга. Әшрәфулла ага – хезмәт ветераны.
Туган як һәм табигать, игелек һәм гүзәллек җырчысы, тормышның гади генә шатлыкларын да зур сөенеч итеп кабул итә белүче ихлас күңелле кеше ул.
Яңа Бүләк авылында Илһам Шакиров истәлегенә багышланган зур чара уздырылган көн Әшрәфулла Зариповның туган көненә дә туры килгән. Әшрәфулла ага ашкынып килгән бу бәйрәмгә. Олы бәйрәмнән ул тагын да рухланып, канатланып кайткан. Күңел халәтен шигъри юлларга салып, «Якты юл» газетасы редакциясенә хат юллаган.
Әшрәфулла аганың Яңа Бүләк авылына, андагы күркәм чарага багышланган шигъри тәлгәшләрен тәкъдим итәбез.
Нет комментариев