Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Балкыш» республика фестивале – Иске Абдулда 

Ветераннар һәм пенсионерлар арасында үткәрелә торган традицион «Балкыш» республика фестивале коронавирус инфекциясе таралу куркынычын булдырмау өчен үзенчәлекле форматта уза. Алтынчы республика фестиваленең икенче турына узган талантлы район үзешчәннәренең чыгышларын башкалабыз Казаннан килеп видеога яздырып алдылар.

Февраль аенда узган сайлап алу турына Борды, Күзкәй, Иске Абдул, Кече Шилнә, Дөреш авыл җирлекләрендә яшәүче өлкән яшьтәге үзешчән сәнгать осталары чыкты. Алар биш концерт номеры тәкъдим иттеләр.
Видеоязма эшләре Иске Абдул авылының мәдәният йорты алдында башкарылды. Күзкәй авылының мәдәният йорты каршында эшләүче «Әллүки» фольклор коллективының элеккеге җитәкчесе Рафис Хәсәнов үзе баянда уйнап «Ялгыз калмагыз» җырын башкарды. Кече Шилнә авылында 1975 елда оешкан «Сударушка» халык фольклор ансамбле быел 45 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Фестивальгә алар акапелла жанрында «Варежки» җырын әзерләгәннәр. Абыйлы-энеле баянчылар Назыйр һәм Назыйм Гыймазетдиновларга кушылып Дөреш авылында яшәүче үзешчән Гыйздулла Вәлиуллин «Туган авылым» җырын моңлы итеп башкарды.
Борды авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Ядкарь» вокаль ансамбле солисткасы Зөлфия Җиһан үзе иҗат иткән «Җиңү» җыры белән сугыш чоры балаларының күңелләрен кузгаты.
Иске Абдул мәдәният йорты каршында эшләп килүче 12 кешедән торган «Асылъяр» фольклор коллективы «Япь-яшь кызлар китте ут эченә» җырын тәкъдим итте. «Баянчылар Зөфәк Галләмов белән Мирзаһит Нәҗмиев, өздереп баянда уйнадылар. Район күләмендә уздырылган һәр бәйрәмдә катнашабыз. Ансамблебез белән ел саен Сарапул сабантуенда катнаштык. Свердловск якларына барып та талантларыбызны күрсәткән чаклар булды. Коллективыбыз үзешчәннәре сәләтле, сәхнәдә үзләрен тота беләләр. Шуңа күрә, камера каршында каушамадылар, үзләрен иркен тоттылар», – ди Иске Абдул мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәл Вәлиева.
Районыбыз җирлегендә ясалган видеоязмалар мәртә-бәле жюри хөкеменә тәкъдим ителәчәк. Иң-иңнәр фестивальнең финалына узачак. Җиңүчеләрнең чыгышларын барлык республика халкы карый алачак. Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган гала концерт Казан шәһәрендә видеотрансляция режимында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев