Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Асылмәрдәновлар «Нечкәбил-2018» фестивалендә катнашты

Шушы көннәрдә «Ныклы гаилә» проекты кысаларында республикада «Нечкәбил-2018» фестивале узды. Биредә Татарстанның 9 районы катнашты. Чара республиканың күркәм гаиләләрен барлау, гаилә кыйммәтләрен үстерү, милли hәм мәдәни традицияләрне пропагандалау максаты белән уздырылды. Тукай районы данын әлеге чарада Яңа Байлар авылыннан Асылмәрдәновлар гаиләсе яклады. 

Матур йолага әверелгән әлеге фестиваль быел Алабуга шәhәрендә үтте. Анда катнашкан Фидаил hәм Роза Асылмәрдәновлар, аларның балалары – җырга-моңга, сәхнәгә гашыйк кешеләр. 
– Бар гомеребез сәхнәдә уза. Бу гадәт әби-бабайларыбыз, әти-әниләребездән килә. Әнием Гөлнәзирә матур итеп җырлый, ә кайнанам Раинә нәфис сүз остасы иде. Гаилә башлыгыбыз Фидаил – гармунчы, мин – җырчы, олы кызыбыз Алия оста биюче, кече кызыбыз Лилия, улыбыз Әмир дә безнең белән сәхнәдә җырлап-биеп үсәләр, – ди гаиләләре турында Роза ханым.
Асылмәрдәновлар, бәйгенең hәр катнашучысы кебек үк, туйдагыча итеп өстәл әзерләгән. Алар бәлеш, ике пар чәкчәк hәм каз алып килеп, аш-суга осталыкларын күрсәткәннәр. Сәхнәдәге чыгышлары исә «Кыз сорау» дип аталган. Шулай итеп, Асылмәрдәновлар «Иң яхшы өстәл» hәм «Мәдәни традицияләр» номинациясендә җиңүче дипломнарына ия булганнар.

Ринат Гыйлемханов фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X