Тукай районында яңа уку елы алдыннан мәгариф системасының үсеш юнәлешләре билгеләнде. Яңа поселогында узган традицион август педагогик киңәшмәсендә район мәгариф идарәсе башлыгы Эльмира Низамиева райондагы кадрлар белән тәэмин ителешкә анализ ясады, алдынгы мәгариф оешмаларын атады. Ә чакырылган экспертлар ОГЭ нәтиҗәләренә таянып, тукайлыларның белем бирүдәге уңышларына югары бәя бирде.
Быелгы педсовет традицион кыйммәтләрне заманча технологияләр белән берләштерүгә багышланды. Чарада Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Нугуманова да катнашты.
Форумның үзенчәлекле өлеше — район мәгариф учреждениеләре әзерләгән күргәзмә булды. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары үзләренең казанышларын, укучылар һәм педагогларның иҗади эшләрен тәкъдим итте. Экспозицияләрдә туган як тарихы, милли мәдәният белән беррәттән, заманча цифрлы технологияләр һәм ясалма интеллект мөмкинлекләре дә чагылыш тапты.
Яшь педагоглар — район мәгарифенең киләчәге
Мәгариф идарәсе башлыгы Эльмира Низамиева чыгышында кадрлар мәсьәләсенә аерым тукталды.
— Кадрлар потенциалы турында сөйләгәндә, яшь белгечләрне аерым билгеләп үтәргә кирәк. Алар — яңа караш, заманча технологияләр һәм үзгә фикерләү алып килә. Соңгы биш елда район мәгариф системасына 84 яшь белгеч килде. Быелның 1 сентябреннән тагын биш яшь педагог хезмәт юлын башлаячак, — диде ул.
Яшь укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру максатыннан районда даими рәвештә методик семинарлар үткәрелә. Шуларның берсе быел апрель аенда Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Кече Шилнә мәктәбе базасында уздырылган «Яшь укытучының һөнәри камилләшүе» республика семинары булды.
Шул ук вакытта район мәктәпләрендә кайбер фәннәр буенча укытучыларга ихтыяҗ саклана. Бүген математика, рус теле, инглиз теле һәм химия укытучыларына вакансияләр бар. Бу юнәлештә булачак педагоглар да ярдәм итә. Уку елы дәвамында Бәтке, Новотроицкое һәм Биклән мәктәпләрендә студентлар эшләгән. Кадрларны ныгыту өчен муниципаль һәм республика күләмендәге ярдәм чаралары да кулланыла. Өч укытучы хезмәт торагы белән тәэмин ителгән.
Мәгариф оешмаларының алдынгылары
Педсоветта район мәгариф учреждениеләренең эчке рейтингы да тәкъдим ителде.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында беренче урыннарны «Ак каен», «Миләшкәй» һәм «Березка» балалар бакчалары алды.
Гомуми белем бирү мәктәпләре арасында исә Круглое Поле поселогы мәктәбе, Кнәз һәм Бәтке авыллары мәктәпләре алдынгы урыннарда.
Эльмира Низамиева хезмәттәшләренә рәхмәтен белдереп, яңа уку елында да белем бирү сыйфатын күтәрү, сәләтле балалар белән эшләү, олимпиадаларда нәтиҗәлелекне арттыру, туган телләрне һәм мәдәни мирасны саклау, шулай ук педагог һөнәренең абруен күтәрү төп бурычлар булып калачагын билгеләп үтте.
Людмила Нугуманова: «Сез чын мәгънәсендә алдынгылар»
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Нугуманова Тукай районы педагогларының эшенә югары бәя бирде.
— Барлык чыгышларны тыңлагач, сезнең башка авыл районнары белән чагыштырганда бик югары нәтиҗәләргә ирешүегезне күрдек. Бу сүзләрне бизәкләп әйтү түгел. Сез чын мәгънәсендә алдынгылар, — диде ул.
Ректор район укучыларының математика, физика, химия, география, инглиз теле, тарих, җәмгыять белеме һәм информатика фәннәре буенча ОГЭ нәтиҗәләрен аерым билгеләп үтте.
— Нәкъ менә шушы фәннәр буенча сездә бик яхшы нәтиҗәләр күренә. Бу уңышлар киләчәктә БДИ нәтиҗәләрендә дә чагылыш табачак. Сез чынлап та булдырасыз, — дип ассызыклады Людмила Нугуманова.
Районның цифрлы юнәлештәге үсешенә дә югары бәя бирелде. Аерым алганда, информатика буенча нәтиҗәләр республика күрсәткеченнән 11 баллга югарырак булуы билгеләп үтелде.
— Бу — бик мөһим нәтиҗә. Сезнең чыгарылыш сыйныф укучыларыгыз алган тирән белемнәре белән киләчәктә яхшы мөмкинлекләргә һәм уңышлы карьерага юл ача алачак, — диде институт ректоры.
Нет комментариев