Кызыклы һәм файдалы

Организмга нинди витамин җитми?

Һәр витамин организмда мөһим функция үти. Организмга нинди витамин җитмәвен кайбер билгеләр буенча ачыклап була.

А витамины җитешмәү билгеләре: эңгер-меңгердә начар күрү, кара бетчәләр чыгу, иммунитет начарлану. Чөгендер, кабак, кишер, кукуруз, шпинат, карбыз, абрикоста күп.

В төркеме витаминнары җитешмәү: начар йоклау, тире кычыту, ирен тирәсе ярылу. Бөртеклеләр, ипи, чикләвек, балык, кузаклылар ашарга кирәк.

С витамины җитешмәү: еш салкын тию, җәрәхәтләр озак төзәлмәү, чәч торышы начарлану, хәлсезлек. С витамины цитруслылар, шпинат, брокколи, киви, помидорда күп.

D витамины җитешмәү: аяклар ою, көзән җыеру, тешләр белән проблемалар башлану. Бу витамин кояш нурлары йогынтысында бүленеп чыга. Шуңа күрә кояшта йөрергә кирәк.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев