Кызыклы һәм файдалы

Гөмбә эчләрендә гөмбә (Рецепт)

Кирәкле продуктлар: 300 г шампиньон, 150 г индейка яки тавык филесы, 100 г суган, 100 мл каймак (15-20%), 150 г сыр, тоз, борыч, үсемлек мае. Гөмбәнең эшләпәсен аерып алырга, аякларын ваклап турарга. Суганны, итне дә ваклап турарга. Сырны вак угычта уарга. Суганны үсемлек маенда кыздырырга, аннан итне дә салып, 10-15...

Кирәкле продуктлар:

300 г шампиньон, 150 г индейка яки тавык филесы, 100 г суган, 100 мл каймак (15-20%), 150 г сыр, тоз, борыч, үсемлек мае.

Гөмбәнең эшләпәсен аерып алырга, аякларын ваклап турарга. Суганны, итне дә ваклап турарга. Сырны вак угычта уарга. Суганны үсемлек маенда кыздырырга, аннан итне дә салып, 10-15 минут кыздырырга. Гөмбәне өстәп, тоз, борыч салырга. Шулай ук 10-15 минут кыздырырга. Каймак өстәп, 5 минуттан уттан алырга. Суытып, гөмбәләрнең эшләпәләре эченә тутырырга. Табага салып, өстенә сыр салырга. Духовкада 180 градуста 15 минут тотарга.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев