Кызыклы һәм файдалы

Гөлләр сулмасын дисәгез

► Гөл яфракларының читләре яки очлары коңгырт төскә керү үсемлеккә дым һәм яктылык җитмәүне, бүлмәдәге һаваның артык коры булуын аңлата. ► Саргайган яфраклар исә гөлгә артык күп су сибелүе, җитәрлек дәрәҗәдә яктылык җитмәве һәм бүлмәдә бик салкын булуы хакында сөйли. ► Яфраклар тонык төстә булса, димәк, аларның тамырлары авырый һәм...

Гөл яфракларының читләре яки очлары коңгырт төскә керү үсемлеккә дым һәм яктылык җитмәүне, бүлмәдәге һаваның артык коры булуын аңлата.

Саргайган яфраклар исә гөлгә артык күп су сибелүе, җитәрлек дәрәҗәдә яктылык җитмәве һәм бүлмәдә бик салкын булуы хакында сөйли.

Яфраклар тонык төстә булса, димәк, аларның тамырлары авырый һәм аларга минерал матдәләр җитми. Мондый очракта авыру үсемлекне бар гөлләр өчен дә яраклы ашлама белән тукландырырга киңәш ителә.

Гөл яфракларының бөрешүе бүлмәдәге һаваның артык коры булуы яки тамырларының зыян күрүе хакында сөйли. Мондый гөлне тизрәк күчереп утырту хәерлерәк.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев