Кызыклы һәм файдалы

Эремчекле шарчыклар

Әлеге камыр ризыгы балаларына эремчек ашата алмаган әниләргә, көтмәгәндә кунак килеп төшкән хуҗабикәләргә бик тә ярап куярлар. 1 стакан эремчеккә 2-3 йомырка, ярты стакан шикәр комы, бер чеметем тоз, чәй калагы очына элеп кенә чәй содасы салып болгаткач, 0,5 - 1 стакан чамасы он өстисе. Шарчыклар тәгәрәтерлек куелыктагы камыр барлыкка...

Әлеге камыр ризыгы балаларына эремчек ашата алмаган әниләргә, көтмәгәндә кунак килеп төшкән хуҗабикәләргә бик тә ярап куярлар.
1 стакан эремчеккә 2-3 йомырка, ярты стакан шикәр комы, бер чеметем тоз, чәй калагы очына элеп кенә чәй содасы салып болгаткач, 0,5 - 1 стакан чамасы он өстисе. Шарчыклар тәгәрәтерлек куелыктагы камыр барлыкка килә. Сыек майда йөздереп пешерәсе. Эремчек корырак булса яхшы. Әмма бик коры эремчек пешергәндә камыр эчендә катып китәргә дә мөмкин. Тәмле булсын!

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев