Кызыклы һәм файдалы

Декабрьдә бакча эшләре

Кыш айларында бакчачының бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрдән азрак арынып торган чагы. Бакчада тынлык. Агач һәм куаклар кышкы ялда. Әмма бакчаны күзәтүне туктатмаска кирәк. Кар катламын тикшереп торырга. Чөнки ул - үсемлекләр өчен җылы юрган. Декабрьдә кыска вакытлы җылытулар булгалый. Нәтиҗәдә җир ачылырга һәм кинәт суытырга мөмкин.

▪ Көчле юеш кар яуганнан соң, агачларның ботаклары сынмасын өчен, карны селкеп төшерергә кирәк.

▪ Теплицада җир катмасын өчен, эченә кар ташлагыз. Бу аның туфрагын язын дымга да туендырачак.

▪ Яфракларын коеп бетергән агачларда кышларга калган корткычларның оялары яхшы күренә. Бөтерелеп торган корыган яфраклар, бөрешкән җимешләрне юк итегез.

▪ Кошларга җимлек куегыз. Бакчага ияләшкән кошлар, бала чыгаргач, корткычларга каршы сугыш ачачак. Көздән миләш, сырганак, баланны бөтенләй җыеп бетермәгез, кошларга бүләк калдырырга кирәк.

▪ Гладиолус, бегония, дәлия һәм башка чәчәкләрнең сакларга салган бәрәңге һәм суганчаларын тикшереп торыгыз. Чери башлаганнарын ташларга кирәк. Черү билгеләрен күрсәгез, киптерергә һәм көл сибәргә була.

▪ Бүлмә гөлләрен тәрбияләүне туктатмаска. Су сибүне киметергә.

▪ Вакыт бушрак булудан файдаланып, бакчачылык турында китаплар, язмалар укырга, яңа өметле сортлар, тәҗрибәләр белән танышырга һәм орлыклар ала башларга була.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев