Кызыклы һәм файдалы

Балан турында

Балан - иң күп кулланыла торган үсемлекләрнең берсе. Татар аны ризык итеп тә, халык медицинасында көчле дәвалау чарасы буларак та кулланган. Халык медицинасында аның җимеше, кайрысы, төше файдаланыла: ► балан суы сулыш юлларына салкын тигәндә, йөткергәндә, бронхиаль астма вакытында файдаланыла, биттәге бетчәләрне бетерә; ► өлгергән, туңдырылган җимеш баш авыртуын баса....

Балан - иң күп кулланыла торган үсемлекләрнең берсе. Татар аны ризык итеп тә, халык медицинасында көчле дәвалау чарасы буларак та кулланган. Халык медицинасында аның җимеше, кайрысы, төше файдаланыла:

► балан суы сулыш юлларына салкын тигәндә, йөткергәндә, бронхиаль астма вакытында файдаланыла, биттәге бетчәләрне бетерә;
► өлгергән, туңдырылган җимеш баш авыртуын баса. Баланны сытып ярага куялар;
► балан төнәтмәсе ашказаны, уникеилле эчәк җәрәхәте вакытында, йөрәк чәнечкәндә, чуан, экзема, тире үлекләгәндә файдалы;
► балан чәчәге төнәтмәсендә диатез, экзема, тире туберкулезы белән чирләгән балаларны коендыралар;
► ис тигәндә балан чәйнәргә, колакларга берәр балан җимеше куярга кирәк.

Балан тәмле ризыклар әзерләү өчен дә менә дигән. Ә витамин кытлыгы башлана торган кыш, яз көннәрендә баланны авызга кабып суырып йөрсәгез дә файдасы тими калмас.

Сәрия Мәрдәнова фотосы.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев