Cез бит безнең терәгебез диеп, өмет белән карый өлкәннәр
Мин өлкән буын кешеләренең истәлекләрен тыңларга яратам. Күпне күргән, күпне кичергән, авыр сынауларда сынмаган-сыгылмаган әби-бабайларыбызның ил белән бергә узган шанлы елларын тарих битләренә алтын хәрефләр белән язарлык. Илебезгә дошман явы ябырылганда өлкәннәр калкан булып басканнар, үсмерләр иртә балигъ булып, яуга киткән әтиләрен, абыйларын алмаштырып, тормыш тәртәсенә җигелгән. Ул чагындагы тылда...
Шул максат белән безнең «Тамчыкай» балалар бакчасында өлкәннәр белән очрашулар булып тора. Әле күптән түгел генә без, тәрбиячеләр, балалар авылыбызның хөрмәтле әбисе - Екатерина Никитична Трофимова янында булдык. Бик җылы, матур тәэсирләр белән, ярый әле барганбыз дип сөенешеп кайттык без әбекәйдән кунактан.
Әле аңа бер дә 87 яшь бирерлек түгел. Без килеп кергәндә аш бүлмәсендә кайнаша иде. Йөзе якты, хәрәкәтләре җитез.
- Картлыкка бирешергә исәп юк, әни дә 103 яшькә кадәр яшәде, - диде ул уены- чыны бергә. Күренеп тора, әбекәйнең рухы нык, тормыш сөючәнлеге һәр сүзендә сизелә. Күпне күргән Екатерина түтәй бүгенге тормышның матурлыгына куана, балаларны яратып, аркаларыннан сөя.
- Екатерина Никитична, безгә гомер юлыгызны, яшәү мәгънәсе турында сөйләгез әле, - дибез ветеранга.
- Үсмер чак, яшьлек еллары авыр заманнарга туры килде безнең, - дип сөйләп китте әбекәй. - Колхозлар оешкан чордагы сыйнфый каршылыкларны җиңеп, авыл аякка гына басып килә иде - Ватан сугышы башланды. Җиде балалы гаиләдә үстем мин. Әниләр кояш белән торып эшкә чыгып китә. Без әни пешереп калдырган ашны көненә бер тапкыр ашап бетерәбез дә, шуның белән көне буе йөрибез. Тамак ачкач, су буйларыннан, чокыр ярларыннан ашарга яраклы үләннәрне эзләп табып, бераз ачлыкны басабыз. Азрак үсә төшкәч, үзебез дә өлкәннәрнең кул арасына керә башладык. Бөтен илгә килгән авырлык иде бит, бергәләп җиңәргә кирәк...
Екатерина Никитична әйтерсең лә узган гомеренә, үсмер чакларына кире кайтты. Йөзенә сизелер-сизелмәс моңсулык иңде.
- Уйнап, рәхәтләнеп укып йөрер чакта кулга урак алдым. Көч-хәл әлләкем түгел, әмма тырышмыйча булмый, шуны бик иртә аңладым мин. Нормасы - көненә 200 көлтә. Шуны тутырсаң, 2 стакан он бирәләр. Гаиләне ачлыктан коткарырга ярап тора иде ул, - дип искә ала әбекәй.
Сынау өстенә сынау дигәндәй, кызга 14 яшь тулганда әтисе каты авырып китә. Хастаханәдә ятканда район үзәге белән ике араны узып, әтисе янына хастаханәгә җәяүләп барып йөрүен, шулай да әтисен терелтә алмавын моңсу истәлек итеп сөйли ул. Әтисез калгач, Екатерина тормыш тәртәсенә ныклап җигелә: бер эштән дә курыкмый ул, кайда кушсалар, шунда бара. Урманын да кисә, атлар да карый. Әле үзе караган атта ат чабышларында да катнаша. «Ат биленә сикереп кенә менә идем», - ди ул. Әбекәйнең тагын бер сүзе истә калды: «Эш кешене бетерми, чыныктыра гына. Тик яратып, файдам тисен, эшемнән канәгать булсыннар дип эшләргә кирәк», - ди ул.
Ул, чыннан да, шулай эшләгән, бу аның яшәү кыйбласы булган. Югыйсә күкрәге тулы медальләр, Мактау кәгазьләре кайдан килер иде. Беренче медален Екатерина Никитична бик яшьли колхозда югары күрсәткечләргә ирешкән өчен алган. Ә калганнарын 20 ел «Татарстан» совхозының май заводында эшләү дәверендә тырыш хезмәттә яулаган. Әбекәй сөйләгәннәрне рәхәтләнеп тыңладык, сокланырлык, үрнәк-гыйбрәт алырлык мизгелләр күп аның гомер йомгагында. Әбекәйне тыңлаганнан соң, балалар үзләре күчтәнәчкә әзерләп килгән шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Әби исә: «Монысы кем баласы? Монысы кем оныгы?» - дип кызыксынып утырды.
- Бүгенге балаларга ниләр теләр идегез? - дип кызыксынабыз.
- Олыны олы итә белсеннәр, тормышта үз урыннарын табып, бәхетле булып яшәсеннәр, ә бу аларның үзләреннән тора. Бүгенге сабыйлар бәхетле, ни кисәләр, ни ашасалар - барысы да бар. Кадерен генә белә күрсеннәр. Без үскәндә болар төшкә дә кермәде, шуңа күрә миңа ипинең валчыгы да кадерле. Искә алып, олылап килгән өчен рәхмәт, - дип җаваплады ул.
Екатерина Никитичнаның зур байлыгы оланнары - ике баласы, биш оныгы, тугыз оныкчыгы. Кайтып хәлен белеп, булышып торалар, ихтирамлы алар, әбиләрен олылый беләләр. Картлыкның иң зур бәхете бу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев