Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Хәләл булмаган продукцияне хәләл дип саткан өчен – 4 мең сум штраф

«Челны-мясо» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең хәләл булмаган продукциягә «Хәләл» тамгасы ясалган реклама стикеры куеп чыгаруы турындагы хәбәр массакүләм мәгълүмат чараларында таралганнан соң, бу факт буенча район прокуратурасы тикшерү үткәрде.

Әгәр товар рекламада күрсәтелгән характеристикага туры килмәсә, ягъни товарның составы, җитештерү датасы, куллану шартлары, ясалу урыны һәм башка шундый үзенчәлекләре тәңгәл килмәсә, «Реклама турында»гы федераль законның 5 маддәсе 3 өлеше бозылган дип исәпләнә. «Челны-мясо» җитештергән әлеге товарда да реклама турындагы законны бозу факты ачыкланды. 
Тикшерүдән соң, предприятие директоры урынбасарына карата КоАПның 14.3 маддәсе 1 өлеше буенча административ эш кузгату турында карар чыгарылды. Ул монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенә җибәрелде.
Әлеге идарәнең карары белән директор урынбасары административ җаваплылыкка тартылды, аңа 4000 сум күләмендә штраф билгеләнде. 
«Челны-мясо» предприятиесенең «Хәләл» тамгасы куелган 2500 стикеры складтан юкка чыгарылды һәм сәүдә нокталарыннан мондый маркалы продукция алынып, юк ителде, дип хәбәр итә район прокуратурасы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X