Якты юл
  • Рус Тат
  • Тукайлыларны наркотикларны куллану яки сату турында полициягә хәбәр итәргә чакыралар

    Бүген, 25 майдан 26 июньгә кадәр Тукай районында «Наркотиксыз тормыш» наркотикларга каршы акциясе башланды. Чараның максаты - хокук саклау структуралары, хакимият органнары һәм гражданнар җәмгыятенең наркотикларга каршы көрәштә, наркотиклар җитештерүче, таратучы, кулланырга чакыручы интернет-сайтларны һәм кешеләрне ачыклау, балигъ булмаган яшьләрне җинаятькә тарту очракларын булдырмау өчен көчләрен берләштерү. Бу уңайдан наркотик...

    Бүген, 25 майдан 26 июньгә кадәр Тукай районында «Наркотиксыз тормыш» наркотикларга каршы акциясе башланды.

    Чараның максаты - хокук саклау структуралары, хакимият органнары һәм гражданнар җәмгыятенең наркотикларга каршы көрәштә, наркотиклар җитештерүче, таратучы, кулланырга чакыручы интернет-сайтларны һәм кешеләрне ачыклау, балигъ булмаган яшьләрне җинаятькә тарту очракларын булдырмау өчен көчләрен берләштерү.

    Бу уңайдан наркотик матдәләрне куллану, саклау, һәм тарату очраклары, наркотикларны куллану өчен урын тәкъдим итүче кешеләр турында мәгълүматны Тукай районының "ышаныч телефонына" (71-44-81) хәбәр итүегезне сорыйбыз. Шалтырату аноним.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: