ТР МДН Казыйлар шурасы һәм Галимнәр шурасының бертавыштан кабул ителгән карары нигезендә, 2026 елда Корбан чалу өчен нисаб күләме 100 мең сум итеп билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» матбугат конференциясендә Казан казые Булат хәзрәт Мөбәрәков хәбәр итте.
Корбан нисабы — ул кешенең бурычлары һәм кирәкле чыгымнарыннан артып калган ирекле акчасы. Әгәр бу сумма җитәрлек булса, мөселман ир-атка яки хатын-кызга Корбан чалу мәҗбүри санала.
«100 мең сум турында сөйләгәндә, без бары тик акчаны гына түгел, ә башка артык милекне дә күздә тотабыз. Ел дәвамында кулланылмаган теләсә нинди милек артык дип санала», — диде Мөбәрәков.
Корбан нисабы 595 грамм көмеш бәясенә тиң, бу якынча 100 мең сум тәшкил итә. Узган ел ул 53 мең сум булган.
Чыганак: Татар-Информ
Нет комментариев