27 майда Тукай районы мәчетләрендә Корбан гаете бәйрәме иртәнге сәгать өчтән Коръән уку һәм дога кылу белән башланып китәчәк. Бу хакта район мөхтәсибәте хәбәр итә.
Бәйрәм чараларының тулы программасы түбәндәгечә:
- 02:45 – Коръән уку һәм дога кылу
- 03:15 – Бәйрәм вәгазе
- 03:45 – Гает намазы
- 03:55 – Гарәпчә гает хөтбәсе
- 04:05 – Корбан чалу башлану
(Татар-информ, Михаил Захаров фотолары)
Тукай районы мөхтәсибәте барлык мөселманнарны якынлашып килүче бөек бәйрәм белән котлый һәм Корбан гаете мөбарәк булсын дигән теләкләрен җиткерә.
(Татар-информ, Михаил Захаров фотолары)
Нет комментариев