Якты юл
  • Рус Тат
  • Ачуланма!

    Кешенең эчендә һәм тышында төрле-төрле сыйфатлар бар. Мисал өчен ярату, көнләшү, өмет итү, курку, кайгыру һәм ачу. 

    Сорау. Нәрсә ул ачу? 

    Җавап. Ачу – кеше күңелендәге бер сыйфат. Кайвакыт кеше ачуын эчендә тота алмыйча, тышка чыгара. Ачуын тыя алмаган кеше үзенә, гаиләсенә, башкаларга зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә ачуны тышка чыгарудан сакланырга тиешбез.
    Ачу ул – кешене бөек дәрәҗәләргә ирештерүче һәм кайвакытта аны дәрәҗәсез калдыручы, үзенә һәм башкаларга төрле дәрәҗәдәге зарарларны китерүгә сәбәп булган, Аллаһ Тәгалә тарафыннан кешенең күңеленә салынган бер сыйфат. 

    Сорау. «Ачу – кешене бөек дәрәҗәләргә ирештерүче» дигән гыйбарәне ничек аңларга? 

    Җавап. Бик нык ачуы килсә дә, сабыр итеп үз вакытында ачуын тыеп кала алган кеше Аллаһ ризалыгына ирешә һәм ул кешенең гамәл дәфтәренә хисапсыз әҗерләр языла. Сабырлыкның әҗере – хисапсыз. 
    Сабырлык күрсәтеп ачуын тыеп калучыларга Аллаһ каршында исәпсез әҗерләр белән олы дәрәҗәләр бирелә. Кешеләр алдындагы дәрәҗә ул вакытлыча гына. Аллаһ каршындагы дәрәҗә – мәңгелек. 

    Сорау. Ачу кайчан ачуга саналмый?

    Җавап. Ачу кешенең эчендә тыныч кына ятканда ачуга саналмый. Ачу ул – көл астында пыскып яткан утлы күз шикелле. Күз көл астында ятканда беркемгә дә зыян итми, ә инде көл өстенә коры агач куйсаң, ут кабынып китеп ул яна башлый.

    Сорау. Кешедә кайчан ачу барлыкка килә?

    Җавап. Кешенең табигате, гакыйдәсе, иманы бар. Аллаһ Тәгалә кешеләргә бер төрле итеп иман китерегез дип әйткән булса да, алар төрле сәбәпләргә таянып, бер генә төсле иман китермәгәннәр. Барлык халыкларның дине, шәригате бер төрле булырга тиешле булса да, аларның дине, гакыйдәсе һәм шәригатьләре төрле-төрле. Тормышта кеше күңелсез вакыйгаларны күрә, төрле хәлләргә очрый. Менә шул вакыйгалар һәм хәлләр кешенең эчке дөньясына, иманына, гакыйдәсенә, табигатенә туры килми. Шуннан соң кешедә ачу уяна. Мисал өчен, мөселман кешесе аракы эчмәскә тиеш. Мөселман кешесе аракы эчеп сугышкан кешеләрне күргәч аның ачуы килә. Ә инде гомер буе эчеп-исереп йөргән кешенең аракы эчеп сугышкан кешеләргә ачуы килмәскә мөмкин, чөнки ул кешенең эчке дөньясына, табигатенә санап үткән хәлләр тәңгәл килә. Димәк, кешенең эчке дөньясына туры килмәгән нәрсәләр аның ачуын китерәләр. Ачуның сәбәпләре төрле. Мисал өчен, гаделсезлек, фәкыйрьлек, көнчелек сәбәпле дә ачу килергә мөмкин.

    Сорау. Кайсы кешедә ачу тизрәк килә? 

    Җавап. Дини гыйлеме булмаган кешеләрнең ачуы бик тиз килүчән була. Аллаһ Коръәндә: «Галимнәр белән наданнар бертигез түгелләр», – ди. Надан кешеләрнең Коръән, хәдистән гыйлемнәре булмау сәбәпле, алар ачуны тышка чыгару аркасында Кыямәт көнендә нәрсәләр буласын күз алдына да китерә алмыйлар. Шуңа күрә аларда ачу һәрвакытта да була. Ә инде гыйлемле кеше Аллаһ Сүзләрен укып аңлагач, ачуын тышка чыгарудан саклана. Сакланмаса зыян киләсен бик яхшы аңлый. Шуңа күрә, дини гыйлем алып, аны тормышта кулланып яшәргә тырышыйк. 

    Сорау. Ачудан ничек сакланырга?

    Җавап. Беренче ысулы – Аллаһ Сүзен тыңлау. Ачуны, иң беренче чиратта, Аллаһ әмерен үтәү йөзеннән, Аллаһ ризалыгы өчен тыеп калырга кирәк. Шул чагында Аллаһ разый булып инсанның дәрәҗәсе күтәрелә. Икенче ысулы – Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең киңәшен тоту. «Рәсүлебезгә бер кеше килеп: «Миңа бер киңәш бир әле», – ди. Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм аңа: «Ачуланма», – дип киңәш бирә. Теге кеше кайтарып-кайтарып тагын киңәш сораса да, Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм аңа: «Ачуланма», – дип киңәш бирүен дәвам итә. 

    Сорау. Ачу килсә нишләргә, аны ничек туктатырга, ачу халәтеннән ничек чыгарга?

    Җавап. Беренче дәвасы – «Әгүзе билләһи минәш-шәйтан-ирраҗим» дип әйтергә кирәк. Шул очракта шәйтан кеше яныннан китеп бара. Икенче дәвасы – тик тору (дәшми калу). Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм безгә: «Әгәр берәрегез ачуланса, тик торсын», – дип әйткән. Өченче дәвасы – бер хәлдән икенче хәлгә күчү. Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдисендә: «Әгәр сезнең берәрегез ачуланган вакытта басып торган булса, утырсын; утыргач та ачуы китмәсә, бетмәсә, басылмаса, ятсын» – дип нәсыйхәтен әйткән. Дүртенче дәвасы – тәһарәт алу. Бишенче дәвасы – ачу килгән кеше яныннан вакытлыча китеп тору.

    Ачуын йоткан кеше – иң көчле кеше
    Хәдис: «Аң булыгыз! Сезнең иң көчлегез кем икәнлеген әйтимме? Ул – ачу вакытында үзен тота белүчегез».
    Иң көчле кеше булырга теләсәң, ачуланма! Аллаһ, Аның Рәсүле шундый кешеләрне иң көчле кешеләргә санаганнар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: