30 октябрь 2020 яңалыклары
-
Икмәк бар нәрсәдән өстен
Бөтендөнья икмәк көненә багышлап, Князево авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре «Икмәк бар нәрсәдән өстен» дип аталган хәйрия акциясе уздырдылар.
-
Мобиль поликлиника килә
Тукай районы авылларында 2 ноябрьдән мобиль поликлиника эшли башлый. Мобиль поликлиника табибларына күренүнең билгеле бер тәртибе бар. Моның өчен алдан участок табибы янына барырга кирәк. Ул әйбәтләп тикшереп, кирәк булган очракта аерым белгечләргә юллама бирә. Әлеге юллама белән офтальмолог, невролог, гинеколог, уролог, эндокринолог, онколог, хирургка күренү мөмкин булачак.
-
Шаяра белергә дә кирәк
«Татарстан» совхозы поселогында мәдәният учреждениеләре КВН командаларының «Тукай хәрәкәте» дип исемләнгән район фестивале үтте. Чара ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында уздырылды. Фестивальдә авыл җирлекләреннән 21 команда катнашты.
-
Һәр туар таң – олы бәхет
Районда күркәм гаиләләр күп. Аларны күреп күңел сөенә. Бу көннәрдә без 45 ел пар канатлар булып, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да уртаклашып гомер кичерүче шундый бер гаилә белән таныштык. Алар – Яңа поселогында яшәүче Люция һәм Таһир Солтановлар.
-
Куанычлы үзгәрешләр
Шилнәбаш малайлары дәресләрдән бушау белән яңа төзелә торган «Рябинушка» паркы тирәсенә ашыга. Биредә төзелеш әле тәмамланмаган, шуңа күрә бу тирәдә чуалырга ярамаганын беләләр, ләкин килмичә түзә алмыйлар. Уен һәм скейтборд мәйданчыгы, велосипед юлы – барысы да алар өчен төзелә бит, шуларны күрмичә торып буламыни инде! Әйе, аларның шатлыгы зур, парк ачылганны түземсезләнеп көтә малайлар.
-
Онытырга хакыбыз юк
30 октябрьдә без Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнен билгеләп үтәбез. Бүген без бернинди нигезсез, нахакка гаепләнеп сөрелгән, тоткынлыкка озатылган, гомерләре вакытсыз киселгән ватандашларыбызны искә алабыз. Узганга кайтып, ярдәм итә алмасак та, аларны онытырга безнең хакыбыз юк. Тарихыбызның фаҗигале битләре хәтеребездән җуелмасын, андый гаделсезлекләр бүтән беркайчан да кабатланмасын өчен барын да эшләргә тиешбез.
-
Бер гаилә кебек яшәдек
Балачак, үсмерчак, яшь вакытларны кем генә сагынмый икән ул? Шул чакларны юксынып Оргыдыга кайтам. Анда, ерактан гына минем балачагым йөгереп килеп чыгар сыман. Алай булмасын да беләм, күңелем белән кайтам яшьлегемә. Ул елларда Оргыдыда бала-чага бик күп иде. Йорт саен алты-җиде бала үсте. Ялларда авыл клубы шыгрым тулы кеше булыр иде. Совет армиясенә хезмәткә киткәнче авылда эшләп, әткәй-әнкәйнең уң кулы булып яшәдем. Аннары, күпләр кебек, гигант төзелешкә – Яр Чаллыга киттем.
-
Балачакны сагынам
Өченче класста укыганда ук әнием токмач кисәргә өйрәтте. Озак итеп басканнан соң, камырны җәеп куйгач бераз кипшендереп алсаң кисәргә җайлы була дип әйтә иде. Пычакны бераз кыеклап киссәң, токмач нәзек була. Нәзек токмачны ашавы да күңелле. Беренче тапкырында токмачларым алай бик нәзек булмады инде. Шулай да әнием мактап күңелемне үсендерде. Әгәр дә мактамаган булса, бәлки эшкә дәртемне сүндергән булыр иде. Баланы бераз мактау да кирәк. «Эшләгәнең минем өчен булса, өйрәнүең үзең өчен» дип әйтергә яратты ул. Ипи басарга да әни өйрәтте. Мәктәпкә барганда ипи пешеп өлгермәгән булса, сумкама көлчә салып куя иде. Ул көлчәнең тәмлелеге!