Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Куанычлы үзгәрешләр

Шилнәбаш малайлары дәресләрдән бушау белән яңа төзелә торган «Рябинушка» паркы тирәсенә ашыга. Биредә төзелеш әле тәмамланмаган, шуңа күрә бу тирәдә чуалырга ярамаганын беләләр, ләкин килмичә түзә алмыйлар. Уен һәм скейтборд мәйданчыгы, велосипед юлы – барысы да алар өчен төзелә бит, шуларны күрмичә торып буламыни инде! Әйе, аларның шатлыгы зур, парк ачылганны түземсезләнеп көтә малайлар.

Балалар гына түгел, бар авыл халкы өчен куанычлы үзгәрешләр бара Шилнәбашта. «Парклар һәм скверлар, уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» республика программасы кысаларында «Рябинушка» ял паркы төзелә. Күләмле объект төзелеше 32 миллион сумга төшә. Шулай ук биредә «Татарстан Республикасында авыл җирлекләренең башкарма комитетлары биналарын капиталь ремонтлау һәм төзү» программасы нигезендә башкарма комитет бинасы төзелде. Анысына 5,5 миллион сум юнәлтелгән. Ике объект та файдалануга тапшыру алдында.
Төзелешләрнең подрядчысы – «Диалог» ҖЧҖ. Әлеге оешманың директоры Урал Ильясов сүзләренә караганда, бүгенгә төп төзелеш эшләре төгәлләнгән инде. «Рябинушка» – балалар һәм яшьләр өчен спорт һәм уен зонасы буларак проектланган. Биредә спорт белән шөгыльләнү мәйданнары, велосипедта йөрү юлы, скейтбордчылар өчен памп-парк салынган, уен мәйданчыгы корып куелган. Бөтен парк мәйданы тирәли заманча яктырткычлар урнаштырылган. Хәзер подрядчылар кече архитектура формалары, таганнар кую белән мәшгуль. Биредә шулай ук спорт белән шөгыльләнү өчен заманча тренажерлар да булачак. 
Яңа парк каршында күптән көтелгән, бик кирәкле объект-ларның тагын берсе – администрация бинасы өлгерә. Иркен якты бүлмәләрдә бизәлеш эшләре тәмам, башкарма комитет хезмәткәрләре өчен бөтен уңайлыклар бар. Биредә интернет үткәрү, сигнализация җайланмаларын көйләү кебек мәшәкатьләрне төгәллисе генә калган.
«Хәзерге көндә Шилнәбаш-ның авыл җирлеге башкарма комитеты, балалар бакчасы, полиция пункты – барысы бер бинада. Бу халык өчен бер дә кулай түгел. Бигрәк тә пандемия чыккач уңайсызлык сизелде», – ди авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова. 
Парк каршындагы, авыл җирлеге бинасы тирәсендәге мәйданнарда кызу эш бара. Әлеге участокны төзекләндерүгә «Автострой» фирмасы алынган. Эшчеләр бүгенге көндә бордюр плитәләре куя, юл, тротуар салыначак, машина кую урыны, автобус тукталышы булачак мәйданнарны тигезләп, ком, вак таш кертә, асфаль салу өчен әзерли. Оешма прорабы Ринат Мөслимов белдергәнчә, төзүчеләр көннәр матур торганда 750 квадрат метрлы мәйданны бер кат асфальтлап өлгерү өчен тырышалар. 
«Авыл җирлегендә быел аптека пункты да ачыла, – дип дәвам итә   Ольга Гончарова. – Үзара салым акчасына да шактый эшләр башкарылды, Нагорный, Северный урамнарында юллар салынды. Бу безнең авыл халкы өчен бик мөһим, бик кирәкле үзгәрешләр. Шилнәбаш көннән-көн үсә, яңа йортлар калкып чыга, яңа урамнар барлыкка килә, халык саны арта. Социаль-көнкүреш объектлары төзелү, урамнарыбызның төзекләнүе тормышыбызны уңайлырак та, күңеллерәк тә итә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев