Балачакны сагынам
Өченче класста укыганда ук әнием токмач кисәргә өйрәтте. Озак итеп басканнан соң, камырны җәеп куйгач бераз кипшендереп алсаң кисәргә җайлы була дип әйтә иде. Пычакны бераз кыеклап киссәң, токмач нәзек була. Нәзек токмачны ашавы да күңелле. Беренче тапкырында токмачларым алай бик нәзек булмады инде. Шулай да әнием мактап күңелемне үсендерде. Әгәр дә мактамаган булса, бәлки эшкә дәртемне сүндергән булыр иде. Баланы бераз мактау да кирәк. «Эшләгәнең минем өчен булса, өйрәнүең үзең өчен» дип әйтергә яратты ул. Ипи басарга да әни өйрәтте. Мәктәпкә барганда ипи пешеп өлгермәгән булса, сумкама көлчә салып куя иде. Ул көлчәнең тәмлелеге!
Бервакыт әни чирләп китте. Әтием: «Кызым, әниең озак авырмаса ярар иде. Нишләрбез инде?» – диде. Ул чакларда авылга ипи килү төшебезгә дә керми иде. Ипи камыры издем. Аны бастым. Кабарды. Камырны әвәләп, ипи рәвешенә китереп, куна тактасына тезеп куйдым. Ул чагында ипи калайлары юк иде. Мич төбен пумала белән яхшылап себердем дә, агач көрәккә ипиләрне салып мич төбенә урнаштырдым. Ипиләр пеште. Тәмле булып исе чыкты. Мендәр өстенә ашъяулык җәеп, өстенә мичтән чыккан ипиләрне тезеп салдым. Әтинең сөенүләре шунда. Ашап карагач елап та җибәрде әле. Сыер, сарыкларны карарга, көтү куарга кирәк. Сыер саварга да өйрәндем. Абыйлар, апалар читтә иде барысы да. Хәниф абыемның армия сафларында хезмәт иткән чагы иде.
Әни дәваханәдән кайтты. Сөенештек. Әти шатлыгыннан йөгереп кенә йөри. Ул бәхетле мизгелләрне берничек тә аңлатып булмый. Сагынам, бик сагынам әти-әнием янында иркә кыз булып үскән чакларымны. Эшләп үстек. Кадерсез булмадык. Ни генә әйтсәк тә, ул чаклар иң бәхетле вакытлар булган икән. Әниемнең никадәр кадерле кеше икәнлеген ул чирләп терелгәч тагын да ныграк аңладым. Әти-әнием исән-сау булсын иде дип теләк тели идем.
Хәзер инде үзем әби – биш оныгым, ике оныкчыгым бар. Аллаһның биргәненә шөкер, бүгенге тормышымнан канә-гатьмен. Шулай да, балачак, әти-әниле сабый вакытлар иң рәхәт чор булган икән. Ни арада картлык килгән? Балачакта гына ул гомер озак үткән кебек була иде шул.
Асия Метшина,
Иштирәк авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев