Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Онытырга хакыбыз юк

30 октябрьдә без Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнен билгеләп үтәбез. Бүген без бернинди нигезсез, нахакка гаепләнеп сөрелгән, тоткынлыкка озатылган, гомерләре вакытсыз киселгән ватандашларыбызны искә алабыз. Узганга кайтып, ярдәм итә алмасак та,  аларны онытырга безнең хакыбыз юк. Тарихыбызның фаҗигале битләре хәтеребездән җуелмасын, андый гаделсезлекләр бүтән беркайчан да кабатланмасын өчен барын да эшләргә тиешбез. 

Безнең районда бүген репрессия корбаны булган 16 кеше бар, алар Күзкәй, Иштирәк, Борды, Калмаш, Круглое Поле, Иске Абдул, Кече Шилнә, Мусабай-Завод, Яңа Троицкий, Сәмәкәй авыл җирлекләрендә гомер итә. Авыр сынауларны узып та сынмаган, сыгылмаган якташларыбыз алар. Аларның бүгенге тормышлары имин булсын, якыннарының кадер-хөрмәтендә хәерле гомер кичерергә язсын. Барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле тормыш телим!

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев