Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер гаилә кебек яшәдек

Балачак, үсмерчак, яшь вакытларны кем генә сагынмый икән ул? Шул чакларны юксынып Оргыдыга кайтам. Анда, ерактан гына минем балачагым  йөгереп килеп чыгар сыман. Алай булмасын да беләм, күңелем белән кайтам яшьлегемә. Ул елларда Оргыдыда бала-чага бик күп иде. Йорт саен алты-җиде бала үсте. Ялларда авыл клубы шыгрым тулы кеше булыр иде. Совет армиясенә хезмәткә киткәнче авылда эшләп, әткәй-әнкәйнең уң кулы булып яшәдем. Аннары, күпләр кебек, гигант төзелешкә – Яр Чаллыга киттем. 

Безнең балачак, яшьлек хәзерге заманныкыннан нык аерыла. Заманалар үзгәрә, диләр. Дөресе, кешеләр үзгәрә икән, фикерләр, дөньяга карашлар нык аерыла. Без октябрат, пионер, комсомол булдык. Шул системада тәрбияләндек. Бик актив, үткен булганлыктан, мәктәптә дә күпчелек эшләрне оештыру эшләрен башкарып чыга идем. Истә калган, үсмер чагымда клубка кертмиләр иде. Ә минем кино да, концерт, театр да карыйсы килә – сәнгатьне яратам. Кешеләр белән аралашырга яратам. Кыюлыгым, үҗәтлегем аркасында барыбер теләгемә ирешә идем. Яшьтән спортка тартылдым. Кайберәүләр тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллануны егетлеккә санаганда, мин спорт белән дуслашуны кулай таптым. Шуңа күрә сәламәтлегем дә яхшы булды. 
Гомумән, безнең заманда яшьләр яхшы итеп эшли дә, матур итеп күңел ача да белде. Олыларга ихтирамлы идек. Кечене кече итү, өлкәннәрне хөрмәтләү бәләкәйдән тәрбияләнә бит ул. Безнең әти-әниләр, әби-бабайлар бик зирәк булган – бала тәрбияли белгәннәр. Алар безне хуҗалыкта кул арасына кертеп, эшкә өйрәтеп үстерделәр. Бала гына булсак та, өлкәннәр белән янәшә басу-кырларда, фермаларда эшләдек. Шунысы сөенечле, без зарланмадык. Шулай тиеш дип белдек. Аннары тагын бер матур гореф-гадәт бар иде авылда – бер-береңә булышу. Туганнар кебек, бер-береңә ярдәм итеп яшәү күңелле дә, рәхәт тә. Өмәләр үткәреп өй күтәрүләр, сугым вакытында бергә-бергә эшләп, табын артында җырлашып аш-су үткәрүләрне ничек онытасың?! 
Ул вакытта татар авылларында халык бер гаилә булып, матур итеп, гөрләтеп яшәде. Шул матур гореф-гадәтләрне кире кайтарасы иде. 

Мәүлет Хисамиев,
Оргыды авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев