Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шаяра белергә дә кирәк

«Татарстан» совхозы поселогында мәдәният учреждениеләре КВН командаларының «Тукай хәрәкәте» дип исемләнгән район фестивале үтте. Чара ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында уздырылды. Фестивальдә авыл җирлекләреннән 21 команда катнашты.

КВН фестивале яшьләр арасында коллективлык хисе булдыру, актив һәм иҗади шәхес тәрбияләү максатыннан үткәрелә.
Жюри составында «Татарский синдром» татар лигасының КВН җыелма командасы авторы һәм актеры, Чаллы шәһәренең КВН җыелма командасы авторы һәм актеры Линар Шагапов, дүрт тапкыр мәктәп лигасы җиңүчесе, «Tatar production» версиясе буенча 2012 елның иң яхшы алып баручысы Ирек Хәмидуллин, татар лигасы редакторы, «Tatar production»ның алып баручысы Руслан Харисов бар иде. Жюри командаларны 10 баллы система буенча бәяләде, юмор, оригинальлек, артистлык, музыкальлек, сәхнә костюмнары һәм реквизитлары, фестиваль темасын ачу, вакыт регламентын үтәү, шулай ук сәхнәдә үз-үзеңне тоту осталыгы исәпкә алынды.
Фестиваль Татарстан-ның оешу темасын үз эченә алды, тамашачы КВНчылар чыгышыннан республиканың бүгенге көне турында да күп нәрсәләр белде. Фестиваль сайлап алу туры форматында узды. Командалар «Визитка» – «Без ничек бирегә килдек?» бәйгесендә ярыштылар. 
Командаларның һәр-берсе үзенчәлекле иде. Әйтик, арада ике кешедән торган команда да булды. Бу – Сәмәкәйдән «Дуэт» . Катнашучылар команда исемнәренә дә креатив якын килгәннәр. Мисал өчен, Куадыдан «МӘЯК» («Минем әнинең яраткан командасы»), Түбән Суыксудан «Дөбер-шатыр», Иске Дөрештән «Дөрешләр Рәвешләр», Бикләннән «Биклән борычлары» командалары. Соңгыларының битләренә кызыл төстәге борыч рәсеме дә төшерелгән иде. 
КВН командалары үз визиткаларында бүгенге көн проблемаларын да ачык күрсәттеләр. Мәсәлән, коронавирус темасын, битлек режимын да читләтеп үтмәделәр. Кайбер командалар катнашучыларны ничек җыюлары турында җентекләп сөйләделәр. Шулай ук сәхнәдән төрле характердагы мәзәк хәлләр күрсәтелде: аларда мәхәббәт, мәктәп темалары чагылды, КВНчыларның «ачы» теленә жюри әгъзалары белән район хакимияте дә эләкте.
Командалар үзләренең дәртле җырлары һәм бию-ләре белән тамашачының күңелен күтәрде. 
Нәтиҗәдә «Иң яхшы визитка» номинация-сендә Куады авылыннан «МӘЯК» командасы җиңүче дип табылды. Алар Казанга район данын якларга барачак.
Ә районда алга таба зона турлары көтелә. Анда Тукай районының барлык командалары катнашачак. Биредә алар куст буенча бүленәчәк. Зона турында командалар музыкаль өй эше, разминка, визитка күрсәтәчәкләр. Зона туры нәтиҗәләре буенча финалда катнашучылар һәм «Тамашачының иң яраткан командасы», «Иң яхшы музыкаль номер», «Иң яхшы актер», «Иң яхшы мәзәк», «Иң стильле команда», «Иң яхшы визитка», «Иң яхшы капитан» номинацияләрендә җиңүчеләр ачыкланачак. Зона туры 5-7 һәм 12-14 ноябрьдә узачак.

Айсылу Зарипова, «Кыстыбый» КВН командасы капитаны, Ташкичү авылы:
– Безнең команда составында туганнар һәм бер гаилә дустыбыз бар. Барлыгы дүрт кеше. Без бердәм, дус, тату команда. КВНда беренче тапкыр катнашабыз, әз генә дулкынлану бар, әлбәттә. Үзебезнең мәзәкләр белән тамашачының күңелен күтәрербез дип ышанабыз.

 

Оксана Абрамова, «Шанс» КВН командасы җитәкчесе, Кнәз мәдәният йорты: 
– Безнең командада сигез кеше. Уйнаучыларның яше 10нан алып 35 яшькә кадәр. Алар – мәктәп укучылары, бюджет оешмалары хезмәткәрләре. Фестивальгә әзерләнгәндә туганнар һәм якыннарның ярдәме зур булды. Чиксез рәхмәт аларга. Безнең кәефләребез яхшы, чыгышыбыз да яхшы булыр дип өметләнәбез. 

 

Дамир Исламов, «Биклән борычлары» КВН командасы җитәкчесе, Биклән авылы:
– Безнең составта мәктәп укучылары һәм студентлар. Визитканың идеясе Азат Әхмәтҗановныкы. Ул беренче курс студенты. Команданы җыярга авыр булмады, репетицияләргә теләп килделәр. Барлыгы 4-5 көн генә әзерләндек. Кәефләребез бик яхшы, җиңәргә иде исәп.

 

Нурия Рамазанова, «Киш-Миш» КВН командасы, Борды мәдәният йорты директоры: 
– Без КВНда беренче тапкыр гына чыгыш ясамыйбыз. Башка төрле состав белән былтыр да катнашкан идек. Командабызда 14тән алып 54 яшькә кадәрге биш кеше. Репетицияләр җиңел һәм тиз үтте, өч көн эчендә безнең номерыбыз әзер дә инде. Әлбәттә, бераз дулкынланабыз, ләкин ышанабыз: барысы да яхшы булачак, чөнки без – иң әйбәт команда. Авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделмәнова безгә уңышлар теләп калды.

/ Фото Фәнис Ихсановтан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев