30 март 2019 яңалыклары
-
Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
Газетабызда тагын бер матур һәм кызыклы сәхифә чыга башлый. «Бер мәхәббәт тарихы» дип атала ул. Әлеге темага беренче хат басмабызда урын алды инде.
-
Зур сәхнәгә беренче адым
Районда «Балкыш» балалар ижат фестивале узды. Әлеге бәйге «Без бергә» дип аталган республикакүләм яшь талантлар фестивале кысаларында үтте. Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Лилия Хөсниеваның билгеләп үтүенчә, «Балкыш» фестивале район өчен әһәмиятле вакыйга, ул барлык иҗади коллективларның максатчан эшләү нәтиҗәсе булып тора. Фестивальне педагоглар да, балалар да зур түземсезлек белән көтә. Чара сәләтле балаларны табу, үстерү, халык мирасына кызыксыну уяту максаты белән үткәрелә.
-
Битарафларга да яхшы юллар кирәк
Үзара салым акчасына субсидия алу өчен ТР Финанс министрлыгына авыл җирлекләреннән гаризалар тапшыру башланды. 15 майдан соң 1 сумга республика бюджетыннан 4 сум өстәләп субсидия кайтуы көтелә. Документларны вакытында тапшыру планлаштырган эшләрне җәй көне башкарып чыгарга да мөмкинлекләр бирә.
-
Табигатькә зарар китерсәң – түлә
2002 елның 10 гыйнварында кабул ителгән 7нче федераль закон нигезендә, әйләнә-тирә мохиткә зыян салган өчен кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары ТР Росприроднадзор идарәсенә түләү декларациясе тапшырырга тиешләр.
-
«Яшәүнең кадерен белдем»
«Эш турында уйлап яшәгәнгә, һәрчак хәрәкәттә булганга, Аллаһы Тәгалә, шөкер, озын гомер бирде», – дип озак яшәү сере белән уртаклашты үзенең 90 яшен билгеләп үтүче, Яңа поселогында яшәүче Мингаян Гатый кызы Мингатина. Юбилярны бәйрәме белән район башлыгы Фаил Камаев котлады. Ул аңа чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм Россия Президенты исеменнән котлау хаты тапшырды. Юбилярны тәбрикләргә шулай ук район ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов, авыл җирлегеннән вәкилләр, социаль хезмәткәрләр дә килгән иде.
-
Үзмәшгульлек буенча салым
Быел гыйнвар башыннан Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре кебек эре территорияләр белән беррәттән Татарстанда да үзмәшгульлеккә салым кертү башланды. Әлегә эксперимент рәвешендә. Һәм бу эксперимент 2028 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Салым режимының әлеге төренең үзенчәлекләре хакында газета укучыларга 9нчы районара салым инспекциясе башлыгы урынбасары Альберт Миңнәхмәтов аңлатма бирә.
-
Юл аша чыкканда капюшонны салыгыз!
Каникуллар вакытында балалар күп вакытларын урамда үткәрәләр. Алар авылларда үтә торган төрле чараларда катнашалар, мәдәният йортларына, мәктәпкә яки башка урынга түгәрәкләргә йөриләр, дуслары, сыйныфташлары белән аралашалар.