Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Үзмәшгульлек буенча салым

Быел гыйнвар башыннан Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре кебек эре территорияләр белән беррәттән Татарстанда да үзмәшгульлеккә салым кертү башланды. Әлегә эксперимент рәвешендә. Һәм бу эксперимент 2028 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Салым режимының әлеге төренең үзенчәлекләре хакында газета укучыларга 9нчы районара салым инспекциясе башлыгы урынбасары Альберт Миңнәхмәтов аңлатма бирә.

Бу нинди проект?

Бу яңа салым түгел, ә физик затларның һөнәри табышыннан алына торган яңа салым системасы. 

Яңа режим кемнәргә кагыла?

Әлеге төр салымны үзләре товар җитештерүче яки хезмәт күрсәтүче, ялланган эшчеләре булмаган, еллык керемнәре 2,4 миллион сумнан артмаган физик затлар, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр түләргә тиеш була. 
Түбәндәге затлар салым түләүнең яңа режимыннан файдалана алмый:

  • продакциз товарлар (ягулык, тәмәке, мотор мае) белән сәүдә итүчеләр;
  • товарны, милек хокукларын алып сату белән белән шөгыльләнүчеләр (әгәр милек үз ихтыяҗлары өчен файдаланылмаса);
  • нотариуслар, арбитраж идарәчеләр, адвокатлар. Чөнки аларның эшчәнлеге аерым законнар белән контрольдә тотыла.

Әлеге салым режимының өстенлекләре нәрсәдә?

Төп өстенлек – түбән ставка: физик затларга – 4 процент, шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга – табышның 6 проценты күләмендә.
Чагыштыру өчен: бүген Россиядә физик затларның кеременә салым 13 процент күләмендә алына, шәхси эшмәкәрләр өчен ул 6дан 13 процентка кадәр тәшкил итә. Билгеләнгән ставкалар киләсе 10 ел дәвамында күтәрелмәячәк, шулай ук яңа режимның салым базасы лимиты да төшмәячәк.
Икенче өстенлек – пенсия фондына иминият кертемнәре түләү йөкләмәсе юк. (Белешмә өчен: 2019 елда шәхси эшмәкәрләр өчен бюджеттан тыш фондларга еллык түләү суммасы 36 мең сум тәшкил итә.) Ләкин Пенсия фондына акчаны ирекле рәвештә кертергә мөмкин. 
Һәм тагын, кире кайтарыла торган сумма 10 мең сумнан артмый: әгәр салым 4 процент ставкасы белән түләнсә, кайтарыла торган сумма табышның 1 процентын, 6 процент белән түләнсә, кайтарыла торган сумма табышның 2 процентын тәшкил итә. 

Теркәлү өчен кайда мөрәҗәгать итәргә?

Салым түләүнең яңа системасыннан файдалана башлау өчен салым органына бару таләп ителми. Теркәү Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтындагы «Мой налог» мобиль кушымтасы аша башкарыла. Салым органына отчет һәм бухгалтер хисабы биреп торырга да кирәкми. Салым җыючы ай ахырында сумманы үзе исәпли һәм салым түләүчегә хәбәр җибәрә. Бары тик үткән ай өчен агымдагы айның 25енә кадәр салымны түләргә генә кирәк. 

Контроль-касса аппаратлары куллану кирәкме?

Һөнәри табышның яңа режимына күчүчеләр әлеге техниканы кулланудан азат ителә – барлык исәп-хисап «Мой налог» кушымтасы аша башкарыла.

Яңа режимнан шәхси эшмәкәрләр файдалана аламы?

Шәхси эшмәкәрләр салым түләүнең яңа системасыннан шушы ук шартларда файдалана ала. Шунысын да әйтергә кирәк, яңа төр системаны салым түләүнең башка режимнары (әйтик, салым түләүнең гадиләштерелгән системасы, патент системасы, бердәм авыл хуҗалыгы салымы) белән бергә кулланып булмый. Һәм физик затларга, табышына билгеләнгән салым түләп, эшмәкәрлек алып барырга да ярамый.

«Мой налог» кушымтасының мөмкинлекләре

Салым органы белән хезмәттәшлек әлеге кушымта аша бара. Моның өчен кушымтаны смартфонга, планшетка яки компьютерга кую кирәк. Теркәлү өчен гариза тутырырга, паспорт фотосын яки селфи ясап куярга кирәк. Салым түләүченең шәхси кабинеты аша да теркәлергә була. 
«Мой налог» кушымтасы башкарылган исәп-хисап эшләре турында мәгълүматны салым органына җибәрү; чекны заказ бирүчегә (сатып алучыга) тапшыру мөмкинлекләрен дә бирә. Шулай ук салым органы түләнергә тиешле салым суммасы турында хат җибәрә, клиентны һөнәри табышка салым түләүче буларак исәптән төшерә ала. 

Штраф санкцияләре

Башкарылган хисаплар турында салым органына хәбәр итмәгән өчен Салым кодексында штрафлар каралган. Бүген безнең инспекциягә караган территориядә һөнәри табышка салым түләүче 230 зат теркәлгән. Без барлык салым түләүчеләргә дә керемнәрен рәсмиләштерергә һәм законлы эшләргә тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев