Битарафларга да яхшы юллар кирәк
Үзара салым акчасына субсидия алу өчен ТР Финанс министрлыгына авыл җирлекләреннән гаризалар тапшыру башланды. 15 майдан соң 1 сумга республика бюджетыннан 4 сум өстәләп субсидия кайтуы көтелә. Документларны вакытында тапшыру планлаштырган эшләрне җәй көне башкарып чыгарга да мөмкинлекләр бирә.
Новотроицкое авыл жирлегендә 2018 елда үзара салым акчасын урамнарны яктыртуга, Суровка һәм Күперле авылларында юлларны яңартуга, күпкатлы йортлар тирәсен ныгытуга тотканнар. «Үзара салым җыюда халык активрак булса, башкарылган эшләр исемлеге күбрәк булыр иде. Узган ел бу җыем 51 процентка үтәлгән иде», – ди җирлек башлыгы Рима Волкова.
Җирлектәге социаль мәсьәләләрне хәл итүдә бюджеттан да акча күп тотылган. Әйтик, Суровка поселогында 1 миллион сумлык дәүләт гранты хисабына су башнясы урнаштырганнар. Дәүләт программасына кереп, Новотроицкое авылының Ленин урамына асфальт җәйгәннәр. Садовая һәм Зеленая урамнарын язгы чорда су басудан саклау өчен корылма төзелгән. Болар еллар дәвамында хәл итә алмаган проблемалар иде.
Быел да җирлектә башкарасы эшләр исемлеге зур. Әйтик, Новотроицкоеда «Авыл клубы» дәүләт программасы буенча мәдәният йортына капиталь ремонт эшләре башланды. «Урам-юл челтәрләре ремонты» дәүләт программасы кысаларында Суровканың Юность, Вишневая урамнары төзекләндереләчәк. Суровкада 500 участокка газ кертү турында проект әзер. Әлеге проект – дәүләт программасына катнашу мөмкинлеге.
Шулай да, җирлектә хәл итәсе проблемалар бихисап. Нигездә, урамнар яктырту, юллар ремонтлау. Тик бюджет акчасы гына җитми. Үзара салым акчасын да эшкә җигәргә мөмкин булыр иде. Әмма быел да аны 100 процент җыя алмадылар. «Килеп урнашкан шәһәр халкы белән аңлашу юк», – ди җитәкчелек.
Новотроицкоеда янгын сүндерү депосы төзергә планлаштыралар. «Яз җиттеме, янгын чыгу очраклары ешая. Берәр хәл килеп чыга калса, янгын сүндерүчеләрне озак көтәргә туры килә», – ди җирлек башлыгы. Депо төзергә «сакаллы» проблемадан тәмам туйган халык үзе тәкъдим иткән. Ул биш авылга хезмәт күрсәтәчәк. Кызганычка каршы, Суровкада яшәүче кайберәүләр бу инициативага кушылмыйлар. Үзара салым буенча иң түбән күрсәткечләр әлеге поселокта.
Ә менә кечкенә авылларда халык бердәмрәк. Әйтик, Шөкрәле авылында яшәүчеләр юллар проблемасын алга куеп, салымны 100 процент җыеп тапшырган.
Күперле халкы авылның зиратын койма белән әйләндереп алуны сорый. Быел бу эшне үзара салым хисабына төгәлләячәкләр. «Республика ярдәм итеп торганда эшләп калмасак, кайчан эшлик тагын», – ди авылның аксакалы Хәйдәр Кәлимуллин.
Борды җирлегендә үзара салым җыюга мөнәсәбәт бөтенләй башкача. Әлеге җирлек беренчеләрдән булып үзара салым җыю күрсәткечен 100 процентка үтәде. «Бу күрсәткеч – уртак тырышлык. Авыл халкына зур рәхмәтемне җиткерәсем килә», – ди җирлек башлыгы Роза Әбделманова.
Ул авыл җирлеге башлыгы вазифаларын 13 елга якын башкара. Тәҗрибәле җитәкче сүзләренчә, бу күрсәткечкә ирешер өчен һәр ел авыл халкы белән җитди эш башкарырга кирәк. «Халык белән киңәшләшеп, аңлашып эшлибез. Үзара салым акчасын җыяр алдыннан зур киңәшмә җыйдык. Очрашуга җирле депутатлар, бюджет оешмасы җитәкчеләре, авыл старосталары, ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисләре килде», – ди ул.
Узган ел республика субсидиясенә Борды җирлегенә керүче Бордыбаш авылының Нагорная урамы юлы ремонтланган, Җәйләүдә су башнясын койма белән әйләндереп алганнар, Бордының үзендә чишмә яны территориясе төзекләндерелеп, машина кую мәйданы булдырылган. Быел исә Борды, Бордыбаш, Җәйләү авылларында юллар яңарту, Бордыда спорт мәйданчыгын төзекләндерү көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев