Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Табигатькә зарар китерсәң – түлә

2002 елның 10 гыйнварында кабул ителгән 7нче федераль закон нигезендә, әйләнә-тирә мохиткә зыян салган өчен кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары ТР Росприроднадзор идарәсенә түләү декларациясе тапшырырга тиешләр.

Декларация үз эченә түбәндәге төр зыяннарны ала:

  • зарарлы матдәләрне атмосфера һавасына чыгару;
  • зыянлы калдыкларны су объектларына ташлау;
  • җитештерү калдыкларын саклау, җиргә күмү һәм куллану.

Әйләнә-тирә мохиткә зыян салган өчен түләүне түбәндәге затлар кертергә тиеш:

  • хуҗалык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр (дүртенче категория объектларда эшләүчеләрдән тыш);
  • җитештерү нәтиҗәсендә төрле калдыклар барлыкка китергән юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр;
  • каты көнкүреш калдыкларын җыючы, урнаштыручы оешмалар;
  • полигоннардан файдаланучылар. 

Хисап елы өчен түләү күзәтчелек һәм табигый байлыклардан файдалану буенча федераль хезмәтнең территориаль органнарына агымдагы елның 10 мартына кадәр башкарылырга тиеш. 
Калдыкларны табигатькә зыян китерми торган территориягә урнаштырганда түләү алынмый. Шулай итеп, офисларда гына эшләүче юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр декларация тапшырырга тиеш түгел. Ләкин аларның макулатураны һәм башка офис калдыкларын махсус оешмага тапшыруы турында килешүе булу шарт. 

Марат Хәйруллин,
район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев