30 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Караучысын югалту буенча пенсия кемгә билгеләнә һәм аны ничек алырга?
«Күптән түгел генә унсигез яше тулган туганымның әтисе үлде. Кыз педколледжда икенче курста укый. Караучысын югалту буенча пенсия билгеләтүне сорап Минзәлә пенсия фонды идарәсенә барган иде - кире борганнар. Әтисе авырып үлде. Аңарчы алты-җиде ай эшли алмады. Караучысын югалту буенча пенсия кемнәргә бирелә икән? Аны билгеләтү өчен нинди документлар кирәк?...
-
Тикшерү бүлеге җитәкчесе халыкны кабул итә
5 февраль көнне 9.00 - 12.00 сәгатьләрдә РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе Тукай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция подполковнигы Роман Шипков халыкны кабул итә. Чара Тукай районара тикшерү бүлегендә (Яр Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 69нчы йорт) үтә. Кабул итүгә алдан язылу мәжбүри. Телефон: 8 (8552) 47-06-35.
-
Милек салымы: яңача исәпләү чорына кердек
2015 елның 1 гыйнварыннан милеккә салымны яңача исәпләү чоры башланды. Хәзер салым суммасы түбәнрәк итеп куелган инвентаризация бәясеннән түгел, ә базар бәясенә якынайтылган кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә. Һәм бу яңача исәпләнгән беренче салымны милек хуҗаларына 2016 елның 1 октябренә кадәр түләргә кирәк булачак. Кадастр бәясе югары булгач, салым түләве дә...
-
Түбән Суыксу авылының мәдәният йорты ремонтланачак
Быел Түбән Суыксу авылы мәдәният йорты бинасының эче төзекләндереләчәк. Ремонт эшләре февраль ахырлары, март башларында башланыр дип көтелә. Бу шатлыклы хәбәрне авылдашларына җыенда җирлек башлыгы Наис Сәйфетдинов җиткерде. Әлеге максатка республика программасы буенча бюджеттан 4,4 млн сум акча бүленгән. Бу акчага тамаша залының түшәм-идәннәре, стеналары, сәхнә өлеше яңартылачак, залга яңа...
-
Җыеннарда актуаль мәсьәләләр күтәрелә
Районыбызда халык җыеннары дәвам итә. Иске Дөреш һәм Новотроицкое авыл җирлекләрендә үткән чираттагы җыенда да халыкны борчыган мәсьәләләр күтәрелде, район җитәкчелеге белән берлектә аларга җаваплар эзләнде.
-
Авылым оныклары
Балдан татлы балам баласы, дип бик дөрес әйткәннәр. Оныклар бигрәк кадерле шул! Авылдагы әби-бабайда - туган нигез җылысы, нәсел җебенең башы шунда барып тоташа. Оныклар, балалар җыелган, гөр килеп торган йортлар соклану тудыра.