29 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Күңелләрне җылыткан кичә
Иске Дөреш авылы мәдәният йортында үзешчән шагыйрә Әлфинур Шиһапованың иҗат кичәсе үтте. Әлфинур 1984 елда Чаллы педагогия училищесын тәмамлап, авылга – балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә кайта. Ул гомере буе зур ихласлык белән туган авылында үз халкына хезмәт итә – балаларга рухи тәрбия бирә.
-
Әни – сабыйның юанычы да, куанычы да
– М-м-м, әнием, бигрәк тәмле булган бу бәлеш! – Ә син ничек уйладың, ул гел тәмле пешерә бит! – Тагын бер генә кисәк бир әле, әнием. – Хәзер, Йосыф... – Мәрьям, Мәликә, Мәдинә, әтиегезгә чынаяк куегыз әле, бәлеш тә салыгыз, кашык та кирәк... Кызлар?
-
Баһадир йөрәкле ана
– Тормыш алып барырга, рәхәтләнеп яшәргә барлык мөмкинлекләр дә бар. Минем балаларым шуны аңлый, алай гына да түгел, олы нигъмәтнең кадерен белеп яшиләр. Зөфәр улым белән киленем – тырыш, авыл тормышын яратучылар. Шуңа да авылны яшәтүчеләр дип уйлыйм. Мал-туар асрап, умарта тотып, бакча үстереп яшиләр. Биш балам – биш бармагым шикелле, кайсын тешләсәң дә авырта, – ди Яңа Мусабай авылында улы һәм килене тәрбиясендә яшәүче Мөнҗия Шәймәрданова.
-
«Без спортны яратабыз!»
«Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясе сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм спорт белән актив тормыш алып баручы райондашларыбызны ачыклау йөзеннән «Без спортны яратабыз!» дип исемләнгән бәйге игълан итә. Конкурска кызыклы фотолар һәм аларга аңлатма биргән зур булмаган язмалар кабул ителә.
-
Күпме агач утыртканнар?
Районда агач утыртуга, урманнарны яңартуга игътибар зур. Быел бу юнәлештә шактый гына эшләр башкарылган.
-
Дүрт ел буш торган басуны файдалануга алганнар
Мәләкәс авыл җирлегендә дүрт елга якын ташландык хәлдә яткан 300 гектардан артык мәйданлы басу быел файдалануга алынды.
-
110 мең квадрат метр торак куллануга тапшырылды
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы быел Тукай районында 110 мең квадрат метр торак файдалануга тапшыру планы куйган иде. «Без бу эшне 107 процентка башкарып чыктык.
-
Чия пирогы
Мөгаен, күпләрнең суыткычында катырылган чия бардыр. Кышкы салкын көннәрдә җылы җәйне искә төшереп, сезгә бу җимештән бик тәмле пирог рецепты тәкъдим итәбез.
-
«Чаңгы паркы» төзелә
Түбән Суыксу авылында 14 гектар мәйданлы Нарат Елга паркында 3 километр озынлыкта чаңгы паркы төзелеп килә.
-
Төп чыршы Яңа поселогында куелачак
Яңа ел – көтеп алган бәйрәмебез. Районда аңа әзерлек чаралары башланды инде. Быел Тукай районының төп чыршысы нинди булачак соң? Район башлыгы Фаил Камаев муниципалитетның төп чыршысын кабызу, яңа ел чараларын үткәрү буенча оештыру киңәшмәсе үткәрде.