Әни – сабыйның юанычы да, куанычы да
– М-м-м, әнием, бигрәк тәмле булган бу бәлеш! – Ә син ничек уйладың, ул гел тәмле пешерә бит! – Тагын бер генә кисәк бир әле, әнием. – Хәзер, Йосыф... – Мәрьям, Мәликә, Мәдинә, әтиегезгә чынаяк куегыз әле, бәлеш тә салыгыз, кашык та кирәк... Кызлар?
Күгәш авылында яшәүче Хәйретдиновлар гаиләсе без килеп кергәндә менә шундый күңелле шау-гөр эчендә тәмләп чәй эчә иде.
Хәер, дурт балага әни булган Айгөл Хәйретдинованың һәр көне шундый күңелле чыр-чуга, көлгән тавышларга, бала авазына байдыр ул. Ник дигәндә, берсеннән-берсе шук, тиктормас балалар белән башкача мөмкин дә түгелдер.
Дөресен генә әйткәндә, үзе дә яп-яшь булган, әле генә утыздан узган Айгөлгә туташ дип кенә дәшәсе килә. Тал чыбыгы кебек гәүдәсенә бизәкле күлмәге дә, башындагы яулыгы да бик килешеп тора.
– Тумышым белән мин Әлмәт шәһәреннән. Әтием Рашат, әнием Фәйрүзә мине һәм энем Айдарны кечкенәдән үк гаиләнең никадәр зур бүләк икәнлегенә төшендереп үстерделәр. Олыларны хөрмәт итәргә өйрәттеләр, киң күңелле итеп тәрбияләделәр. Тату гаиләнең тормышта иң кыйммәтле нәрсә булуын аңлау мине күпбалалы әни бул бәхетенә ирештергәндер дә бәлки. Шулай ук иремнең ярдәмле булуы да йогынты ясагандыр, – дип сөйли Айгөл чынаякка чәй салган арада. – Җәй көне үзебез җыеп киптергән үләннәрдән пешерелгән авыл чәеннән авыз итегез әле! Җир җиләге, мәтрүшкәсе, Иван-чәе – барысы да кушылган анда.
Чәй эчкән арада күзем тәрәзәгә төшә. Анда, тәрәз төбен бизәп, аллы-гөлле чәчәкләр утыра. Баксаң, аларны хуҗабикә үз куллары белән ясаган. Кул эшләрен, пешеренергә бик ярата икән Айгөл Хәйретдинова. Кечкенәдән үк мондый эшкә битараф булмаган хуҗабикәбез кияүгә чыкканнан соң кул эшенә ныклап алына. Башта кызлары өчен мультфильм геройлары, ташлар, ясалма чәчәкләр белән бизи-бизи чәч җыймалары, төрле каптырмалар эшләгән, аннары алкалар, беләзекләр, дисбеләр дә ясый башлаган. Ә менә соңгы елларда сабыннан эшләнгән чәчәкләрдән букетлар җыю белән мавыгып киткән. Сүз дә юк, әлеге шөгыльләр шактый вакытны, кул көчен ала. Ә Айгөл Рашатовна өчен иң мөһиме – гаиләсе. Беренче чиратта ул ир хатыны, әни.
– Беренче кызыбыз Мәрьямнең озак кына теле ачылмый торды. Шуңа бик аптырап, хафаланып йөрдем. Инде сөйләшә башлагач, кайбер авазларны дөрес әйтми торган булды. Шул хәрефләрнең тиешле әйтелешен булдыру өчен мин үзлегемнән логопедияне дә өйрәнә башладым. Белемем буенча медицина хезмәткәре булганга, минем өчен бу авыр булмады. Бик тырыша торгач, баламның сөйләшүендәге бу кимчелекләрдән арынырга насыйп булды. Аннары, остарып китеп, кечкенәрәк балаларыбыз белән дә бу юнәлештә шөгыльләнә башладым, – дип сөйли яшь әни.
Айгөл балалары турында шулкадәр яратып сөйли, мөмкин булса сәгатьләр буе әңгәмәне дәва итәр иде. Кызлары Мәрьям, Мәликә, Мәдинә, бердәнбер уллары Йосыф бу вакытта кайсы кая кайнаша: олырак кызлар аш бүлмәсендә савыт-саба юа, 3 яшьлек Мәдинә әнисе итәгендә утыра. Ә 11 яшьлек Йосыф, өс киемен киеп, җәһәт кенә әтисе янына, урамга чыгып китә. Әтиләре дигәннән, Суфиян (чын исеме Роберт булса да, якыннары, дуслары мөселман исеме белән дәшүне хуп күрәләр) да бик ачык, җор телле кеше. Җәмәгате Айгөлгә ул терәк тә, аның идеяләрен тормышка ашыручыларның берсе дә. Әйтик, кул эшләре өчен материаллар кирәк булганда, Суфиян бер каршы килми – машинасын кабызып, хатынын шәһәргә алып барып кайта. Ул Айгөлнең уңган хуҗабикә, сабыйларына яхшы әни булуын аңлый һәм игътибарлы булырга тырыша.
– Айгөл барысына да өлгерә инде ул. Көне буе орчык урынына бөтерелә, гел эштән бушамый. Әле бит ул йорт, гаилә эшләреннән кала, балалар бакчасында шәфкатъ туташы булып та эшли, – ди Суфиян.
Айгөл Рашат кызы үз балаларына төпле тәрбия белән беррәттән, өстәмә белем бирүгә дә игътибар итә. Декрет ялында вакытта үз куллары белән курчак театры өчен бармак курчаклары теккән, балаларына гыйбрәтле, тәрбияви спектакльләр куйган, балаларының һәркайсын хәреф танырга, язарга, санарга өйрәткән. Хәйретдиновлар – дини гаилә, бу юнәлештә дә балаларга тирән сабак бирелә, кешелеклелек, бер-береңә ярдәм итү төшенчәләре нык сеңдерелә.
– Җәннәт әниләрнең аяк астында дип юкка гына әйтмәгәннәр. Ана кешенең гаилә тормышында, балаларның формалашуында нинди зур роль уйнавын мин үзем әни булгач кына аңладым. Ул бит сабыйны ашатып, тәрбияләп торучы гына түгел, ә кечкенә кешенең ярдәмчесе, җан дусты, юанычы да әле. Шуңа күрә кызларыма да шуны хәзердән үк аңлатырга омтылам. Аларның киләчәктә яхшы әниләр, улыбызның менә дигән әти булуын телим.
/ Фото Айгөл Хәйретдиновадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев