Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Чия пирогы

Мөгаен, күпләрнең суыткычында катырылган чия бардыр. Кышкы салкын көннәрдә җылы җәйне искә төшереп, сезгә бу җимештән бик тәмле пирог рецепты тәкъдим итәбез. 

100 грамм ак май, 200 грамм он, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 йомырка салып камыр басабыз. Әзер камырны целлофан пакетка салып, ярты сәгатькә суыткычка куябыз. 
Аерым савытта 300 грамм каймак, 3 аш калагы он, 150 грамм шикәр комы, 3 йомырка салып болгатабыз.
Әгәр чия катырылган булса, җимешләрне бер-берсеннән аерабыз. 
Табага камырны салабыз, кул белән җәябез, кырыйларны күтәртеп куябыз. Төпкә манный ярмасы яки коры кесәл сибәбез. Аннары камыр өстенә чияне салабыз, өстенә алдан әзерләп куелган каймаклы катнашманы җәябез. 
Пирогны 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 40 минут пешерәбез. 
Ашларыгыз тәмле булсын!  

/ Гүзәл Мәрдәнова фотосы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев