29 июль 2021 яңалыклары
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #33/ "Ц" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Юллар яңара
Республикабызда милли проектларның тормышка ашырылуы – заман таләбе. Алар районнарның, авылларның йөзен үзгәртүгә, халыкның яшәү шартларын яхшыртуга ярдәм итә. Татарстанда илкүләм проектларга кадәр үк республика программалары гамәлгә кергән иде. Быел хөкүмәт программаларының саны 40ка җитте. 2019-2021 елларда Татарстанда милли проектларның беренче этабы өчен 44,6 млрд сум акча каралган. Милли проектлар 2024 елга кадәр дәвам итәчәк һәм финанслау суммасы елдан-ел артачак.
-
Җылыту сезонына әзерлек дәвам итә
Тукай районында торак-коммуналь хуҗалык объектларын җылыту сезонына әзерләү дәвам итә. Җылы бирә башларга әле байтак вакыт бар, әмма җаваплы оешмалар мәсьәләнең җитдилеген аңлап, алдан ук эшкә керештеләр. Эш барышына махсус оештырылган штаб күзәтчелек итә. Җылылык сезонына әзерлекнең ничек оештырылуы турында без район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү буенча урынбасары Рафаэль Игътисамов белән сөйләштек.
-
Галимнәр әрем сыгынтысының коронавирустан котылу өчен әйбәт чара булып торуын
Галимнәр, лаборатория сынаулары уздырып, әремдәге матдәләрнең SARS-CoV-2 вирусын юкка чыгара алуын ачыклаган. Тикшеренү нәтиҗәләре Scientific Reports журналында басылып чыккан, дип яза “Газета.ру”. Европа тикшеренүчеләре Германиядә кеше күзәнәкләре нигезендә сынаулар уздырган. Алар әремнең артемизинин, артесунат һәм артеметер кебек матдәләренең, шулай ук сыгынтысының чирдән зарарланган күзәнәкләргә йогынтысын тикшергән. Үрнәк вируслар сыйфатында коронавирусның Мюнхен штаммы һәм Дания штаммы кулланылган. Ә күзәнәк үрнәге итеп коронавируска тиз бирешүчән үпкә күзәнәкләре алынган.
-
Гөлләр, гөлләр чәчәк атыгыз!
Гөлләрне яратып тәрбияләсәң алар кешегә шундый ук матур мөгамәлә белән – матурлык белән җавап бирә. Гөлне үзвакытында, дөрес итеп сугарсаң, махсус сыйлар – ашламалар белән аларның сәламәт булуын кайгыртсаң, алар салават күпере төсләренә кереп күзне иркәлиләр. Хәтта ки, «чәчәк атмый торган гөл» дигән тамга салынганнары да чәчәккә күмелеп безне таң калдыра.
-
Тагын мәктәпкә әзерләнер чак җитте
Беренче сентябрьгә айдан аз гына артык вакыт калды. Балаларын беренче сыйныфка озатырга җыенучы әти-әниләр мәктәп формасы, портфель, уку-язу әсбаплары алу турында кайгырта. Күңелле булса да, кесәгә суга торган мәшәкатьләр, шуңа күрә һәркем кирәк-яракларны арзанрак бәягә юллау турында уйлый. Дәүләт ярдәменә өметләнүчеләр дә бар.