29 апрель 2020 яңалыклары
-
«Ярдәм янәшә!»
Республика акциясе кысаларында оештырылган ярдәмне Күзкәй авылында яшәүче Хәлимә апа да алды.
-
Миңнеханов Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсе корпусында ремонтны тизләтергә кушты
ТР Президенты клиникада ремонт эшләренең барышын тикшерде. Бирегә Кама аръягы районнарыннан коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны китерәләр.
-
Ваемсызлыкмы, ашыгумы?
26 апрель көнне көндезге сәгать 10да Яр Чаллы – «Дизелист» бакчачылык ширкәте юлында юл-транспорт һәлакәте теркәлде, дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге.
-
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Тукай районында «Ярдәм янәшә» дигән республика акциясенә старт бирәчәк
Аның кысаларында коронавирус инфекциясе аркасында авыр хәлдә калган 627 гаиләгә азык-төлек белән ярдәм күрсәтелә.
-
Табибларны саклар өчен
Тукай районы үзәк дәваханәсенә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина саклану костюмнары белән ярдәм итте.
-
Бүген "Миңнехуҗин" крестьян-фермер хуҗалыгына ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров килде
Ул алдынгы хуҗалыкның эше белән танышып, нәселле терлек үрчетү һәм сөт җитештерү перспективаларын белеште.
-
Аяз көннәр кадерле
Яңгырлар аркасында тукталып торган кыр эшләре янәдән башланып китте. Дүшәмбе иртәсендә район хуҗалыкларында оешкан төстә чәчүгә керештеләр – кырга 51 чәчү агрегаты чыкты. Эшләр ике сменада оештырылды. Механизаторлар мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска тырыша.
-
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Тукай районында «Ярдәм янәшә» дигән республика акциясенә старт бирәчәк
Акция Президент башлангычы белән игълан ителде, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы катнашында оештырылды.
-
Көчле җил авылларга зыян салды
Бу көннәрдә һава торышы үзгәреп тора. Узган ялларда көчле җил күзәтелде.
-
Президент Тукай районында
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эшлекле сәфәр белән Тукай районына килә. Визит барышында Президент Әҗмәкәйдә илкүләм проект кысаларында салына торган балалар бакчасы төзелешен карый. «Гигант» хуҗалыгының яңа терлекчелек комплексында була. Аның шулай ук язгы кыр эшләренең барышы белән танышуы, хуҗалык җитәкчеләре белән аралашуы көтелә.
-
1 майдан безне нинди үзгәрешләр көтә?
Бәйрәм яллары күп булган, күптән көтелгән май аена якынлашабыз. Быелгы язның соңгы ае безгә нинди яңалыклар әзерләгән соң?