Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табибларны саклар өчен

Тукай районы үзәк дәваханәсенә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина саклану костюмнары белән ярдәм итте.

Дәүләт Думасы депутаты тарафыннан тапшырылган саклану киемнәре дәваханә персоналы өчен бик вакытлы ярдәм булды. Тукай районы җитәкчелеге дә, дәваханә коллективы да Әлфия Когогинага рәхмәтле. Табиблар өчен һәртөрле игътибарның кирәк чагы, кыйммәт чагы бит. Бүгенге көндә медицина хезмәткәрләренә коронавирус йоктыру ихтималы булган кешеләр янына барып йөрергә туры килә, чөнки андыйларга өйләреннән чыгу тыелган. Аларның сәламәтлеген күзәтеп тору өчен әледән-әле анализларын алырга кирәк. Ә анализларны җыючы медицина хезмәткәрләре саклык чараларына аеруча игътибарлы булырга мәҗбүр. Депутат исеменнән китерелгән костюмнар да аларга биреләчәк.
Депутат ярдәмчесе Надежда Абдрахманова әйтүенчә, костюмнарның һәркайсы бер табибны баштан-аяк киендерерлек: комплектлар күлмәк, чалбар, бахилы, башлык, халат кебек кием-салымнан тора. Аларны зарарсызландырып кабат кулланып булачак. 
Дәваханә баш табибы-ның дәвалау эшләре буенча урынбасары Наилә Гессер, табиб-эпидемиолог Сергей Вдовин, баш табиб ярдәмчесе Светлана Пожарская комплектларны бәяләп, аларның уйлап тупланганлыгы турында фикерләрен әйттеләр, әйбәт саклану чарасы булачагын фаразладылар. Дәүләт Думасы депутатына ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр. 
«Безнең районда да коронавируслы кешеләр белән контактта булганнар бар, алар янына анализ алырга баручылар өчен бу костюмнар бик кирәк иде, – диде Наилә Гессер. – Медицина персоналы бүгенге көндә кешеләрнең генә түгел, үз сәламәтлеге турында да кайгыртырга мәҗбүр».
Үзәк дәваханә эшендә үзгәрешләр бармы? «Коронавирус таралу куркынычы белән бәйле, бераз үзгәрешләр кертелде, – дип җаваплады бу сорауга Наилә Камилевна. – Пландагы авыруларны стационарга кабул итү кичектерелеп тора. Дәвалауны кичектереп булмый торган авыруларны гына больницага салабыз».
Хәзерге вакытта дәва-ханәнең терапия бүлеге һәм неврология бүлегенең бер өлеше COViD-19га анализлары тискәре булган үпкә ялкынсынулы авыруларны дәвалау өчен көйләнгән. Әлеге урыннар икенче чираттагы стационар буларак эшли, ягъни үпкәсе ялкынсынган пациент иң башта Чаллы йогышлы авырулар больницасына кабул ителә һәм коронавируска анализы билгеле булганчы шунда дәвалана. Анализы уңай булса, ул Чаллының 2нче больницасына күче-релә. Тискәре булган очракта, Тукай районы дәваханәсенә китерелә. Бүгенге көндә биредә үпкә ялкынсынуыннан 32 кеше дәвалана. Ихтыяҗ артканда мондый авырулар өчен тагын да өстәмә урыннар булдыру күздә тотыла.
«Без бүген шәхси саклану чараларын куллануга игътибар итәбез, – дип дәвам итте баш табиб урынбасары. – Дәваханә персоналы, хезмәт күрсәтүчеләр – барыбыз да битлек, респираторлар, перчаткалар киеп эшлибез. Палаталарда гына түгел, коридорларда да һаваны зарарсызландыра торган рецеркуляторлар эшләп тора».
Коронавирус йоктырудан саклану өчен барыбызга уяу булырга кирәклеген искәртә табиблар. Безгә исә, аларның сүзен аяк астына салмыйча, сабырлык белән үз-үзебезне һәм тирә-юнебездәге кешеләрне сакларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев