Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Президент Тукай районында

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эшлекле сәфәр белән Тукай районына килә. Визит барышында Президент Әҗмәкәйдә илкүләм проект кысаларында салына торган балалар бакчасы төзелешен карый. «Гигант» хуҗалыгының яңа терлекчелек комплексында була. Аның шулай ук язгы кыр эшләренең барышы белән танышуы, хуҗалык җитәкчеләре белән аралашуы көтелә.

Президент катнашында бүген Тукай районында «Ярдәм янәшә» дигән республика акциясенә старт бирелә. Ул «АК БАРС СОЗИДАНИЕ»хәйрия фонды һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан игълан ителде. Акциянең максаты – Covid-19 пандемиясе чорында авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү. Бүген Яңа поселогыннан азык-төлек җыелмалары таратырга 8 автобус чыгып китә. Җыелмалар аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, матди кыенлык кичерүче гаиләләргә исәпләнгән. Әлеге акция дәвамлы булачак: азык-төлек җыелмалары апрель аенда тагын бер һәм май аенда ике тапкыр таратылачак. Бу акциягә Тукай районы да кушылып, мохтаҗларга адреслы ярдәм күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев