Аяз көннәр кадерле
Яңгырлар аркасында тукталып торган кыр эшләре янәдән башланып китте. Дүшәмбе иртәсендә район хуҗалыкларында оешкан төстә чәчүгә керештеләр – кырга 51 чәчү агрегаты чыкты. Эшләр ике сменада оештырылды. Механизаторлар мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска тырыша.
Чәчү динамикасына күз салсак, бүгенге көндә планлаштырылган эшнең 18 проценты башкарылган. Гомумән, 9,4 мең гектарда уңышка нигез салынды. Узган елның бу чоры белән чагыштырганда, сабан чәчүе 5,4 мең гектарны тәшкил иткән булган.
– Быел чәчү кампаниясе иртә башланды. Туфракта дым җитәрлек, алдагы еллар белән чагыштырганда күпкә артык. Әмма моңа кадәр тоташ яңгырлар механизаторларга тулы куәткә эшләү мөмкинлеге бирмәде. Чәчү темплары тукталып торды. Шулай да, борчылырлык сәбәп юк. Быел хуҗалыклар куәтлерәк техника, киң колачлы чәчү агрегатларлары алды. Чәчүне тизрәк темплар белән алып бару өчен егәрлек бар, җитештерүчәнлек бер тәүлеккә 1500 гектарга кадәр җитә. Ай башында аяз көннәр көтелә. Шул чорда комплексы эш алып барып, чәчүне ике атна эчендә тәмамларга ниятлибез, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов. Гомумән алганда, Тукай районы игенчеләре алдында 32,3 мең гектарда сабан культураларын чәчү максаты тора.
Уҗым культураларына килгәндә, шушы көннәрдә булып узган җил-давыллар аларга зыян китермәгән, югалтулар юк. Бүген аларны икенче кат тамырдан ашлыйлар. Басуларда шулай ук туфрак эшкәртү, культивацияләү, катоклау эшләре дәвам итә.
Сабан культуралары-ның иң зур өлеше «Кама» агрофирмасына туры килә. Бүген агрофирма басуларында 21 техника берәмлеге арпа, борчак, шикәр чөгендере чәчү белән мәшгуль.
Өченче бүлекчә механизаторлары Казаклар, Останково авыллары янәшәсендә урнашкан басуларда эшли. Кырда барлыгы 35 кеше һәм 6 агрегат.
– Чәчүгә ике атна элек тотынсак та, дүрт көн тирәсе генә рәхәтләнеп эшләп калдык. Яңгыр явып киттеме, агрегатка балчык тыгыла, орлык өстә кала. Бездә читтән килеп эшләүчеләр дә байтак. Эшләп булмагач, егетләргә тагын кайтып китәргә туры килә, – ди бүлекчә җитәкчесе Хәмзә Хәсәнов.
Эш тоткарлануга механизаторлар да борчыла. «Бер атна тирәсе эшсез тордык. Эшкә сусадык, җир җимертеп эшлисе килә! Шөкер, атна аяз көннәрдән башланды, бердәм булып булып эшкә тотындык», – ди чөгендер чәчүдә эшләүче тәҗрибәле механизатор Марат Сираев.
«Кама» агрофирмасында яшь белгечләр тәрбияләүгә дә җитди карыйлар. Өметле яшьләр-нең берсе – Фирдүс Салих-җанов. Егеткә бүлекчәнең куәтле Нью-Холланд тракторын ышанып тапшырганнар. Күпфункцияле ТН12 чәчү агрегатын тагып, ул көн дәвамында 80-90 гектар мәйданны әйләнә. Бу агрегат берьюлы берничә операция башкара – җирне культивацияли, чәчә, ашлама кертә һәм катоклый.
– Техника идарә итү өчен бик уңайлы. Монитордан барлык эшләгән эшне күзәтеп була – күпме орлык салынган, күпме ашлама калган, ничә гектар җир чәчелгән. Әмма бу эшне теләсә кем башкара алмый. Яхшы әзерлек, техниканы белү, иң мөһиме, үз эшеңне ярату кирәк, – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев