Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Тукай районында «Ярдәм янәшә» дигән республика акциясенә старт бирәчәк

Акция Президент башлангычы белән игълан ителде, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы катнашында оештырылды.

Аның максаты – Covid-19 пандемиясе чорында авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү. Новый поселогыннан Тукай районы авылларына азык-төлек җыелмалары таратырга 8 автобус чыгып китәчәк. Җыелмалар аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, матди кыенлык кичерүче гаиләләргә бирелә. Әлеге чара дәвамлы булачак: пакетларның беренче партиясе 5 майга кадәр, икенчесе 10 майдан соң таратыла. Бу акциягә Тукай районы да кушылды: авыр хәлдә калган гаиләләр өчен 100 җыелма-пакет әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев