Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көчле җил авылларга зыян салды

Бу көннәрдә һава торышы үзгәреп тора. Узган ялларда көчле җил күзәтелде.

Ураган, кызганычка каршы, район авылларына шактый зыян китерде. Көчле җил Күзкәй, Яңа Троицкий, Калмаш, Калмия, Казаклар авылларында һәм шул яктагы башка җирле пунктларда бакчаларда теплицаларны куптарды, коймалар ауган урыннар бар. Күзкәйдә «Ярыш» хуҗалыгының терлекчелек комплексы түбәсе купкан. Зыян күргән мәйдан якынча 900 кв. метрны тәшкил итә. Электр үткәргечләргә зыян килеп, 15 авылда ут бетеп торды. Төзексезлек берничә сәгать эчендә бетерелде. Бәхеткә, басулардагы авыл хуҗалыгы культураларына зыян килмәде. Табигать сынавы – һәркемгә уйланырга сәбәп. Төзелеш һәм ремонт эшләре сыйфатлы башкарылырга тиеш, иген мәйданнарын исә иминиятләштерү зыян итми. Бу турыда район башлыгы Фаил Камаев тагын бер кат кисәтте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев