28 октябрь 2016 яңалыклары
-
Тукай районында югалган өченче балыкчы табылды
Югалган балыкчыларны эзләүчеләр бүген көннең икенче яртысында 39 яшьлек Евгений Рябовның гәүдәсен тапты. Ул 22 октябрьдә Николай Снигур белән югалганнар иде. Ир-атның гәүдәсен аның туганы таныды, дип хәбәр иттеләр редакциягә кече суднолар буенча дәүләт инспекциясеннән. Гәүдә «Искра» бакчачылык ширкәте каршында, Кама елгасы ярыннан 400 метрлап эчтә, Снигурны тапкан урыннан 50...
-
Редакция бүләкләре лаеклы абунәчеләребезне «сайлаган»
13 октябрьдән 23енә кадәр үткәрелгән матбугатка ташламалы язылу декадасында 2017 елның беренче яртысына «Якты юл» һәм «Светлый путь» газеталарына 1373 кеше язылды. Бүгенге көнгә киләсе яртыеллык абунәчеләре саны 1635кә җитте. Декада чорында язылучылар арасында редакция бүләкләр дә уйнатты. Аларга Комсомолец поселогыннан Тамара Рыжова һәм Мерәс авылыннан Налия Сәгыйдуллина лаек булды....
-
Ландыш Габдерәкыйпованы һәрвакыт мактап телгә алалар
Шушы көннәрдә район суды секретаре Ландыш ханым Габдерәкыйпова үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Биредә ул 20 елдан артык эшли. Намуслы хезмәте өчен күп тапкырлар район җитәкчелеге, республика Суд Департаментының Рәхмәт хатлары, Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд Департаментының «II дәрәҗә тырышлык өчен» билгесе белән бүләкләнде. Район судында аны һәрвакыт үз...
-
Камилла Елисеева дөньякүләм чемпионатта катнаша
Район балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Камилла Елисеева 28 һәм 29 октябрьдә Яр Чаллының Боз Сараенда билбаулы көрәш һәм төрекмән көрәше буенча дөнья чемпионатында катнаша. Чарада катнашырга дөньяның 40 иленнән 300дән артык көрәшче гариза биргән. Россия җыелма командасы исә 38 кешедән торачак. Аларның 12се татарстанлылар. Яр Чаллыдан 4 көрәшче исемлеккә кертелгән....
-
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрли
Шәһәрдә ярминкәләр дәвам итә. Шәһәр халкы өчен ярминкәләр - кышлык азык-төлек запасын туплау өчен яхшы мөмкинлек. Шулай булмый ни, экологик яктан чиста бәрәңге, сөт продуктлары, ит, балык, бал һәм башка продукцияне, агач үсентеләрен арзанрак бәядән алу мөмкинлеген бер кешенең дә кулыннан ычкындырасы килми. Ярминкәләр - шулай ук шәхси хуҗалыклар һәм...
-
Парлы картлык – олы бәхет ул
Шушы көннәрдә Новотроицкое авыл җирлегендә Надежда һәм Владимир Огородниковларны (Суровкадан), Фәния һәм Рафис Хәмидуллиннарны (Новотроицкое), Анастасия һәм Габделгазиз Мөбәрәкҗановларны (Новотроицкое), Мәрьям һәм Миңненаил Нуриевларны (Күперле) 50, 55, 60 ел бергә гомер итүләре белән матур итеп тәбрикләделәр. Бергә гомер итүнең түгәрәк даталарын билгеләп үтүче 2 парны Новотроицкое авылы мәктәбендә тантаналы рәвештә...
-
Тукайлыларны Татьяна Воропаева кабул итә
Бүген, 28 октябрьдә, тукайлыларны «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстан Республикасындагы региональ иҗтимагый кабул итү пункты җитәкчесе Татьяна Воропаева кабул итә. Чара Тукай районы җирле кабул итү пунктында (Яр Чаллының ГЭС бистәсе, 8/3 йорты) сәгать 13.00дә башлана. 70-37-82 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин.
-
Тукайлылар Минзәләдә мөнәҗәт фестивалендә катнашты
26 октябрь көнне Минзәлә шәһәренең балалар иҗаты сараенда мөнәҗәт фестивале узды. Анда Минзәлә һәм Тукай районнарыннан мөнәҗәт башкаручылар катнашты. Боерганнан "Яран гөл" фольклор ансамбле, Калмиядән, Сосновый Бор, Иске Абдулдан - барысы 18 кеше сәхнәдә чыгыш ясаган. Алар дини һәм көнкүреш темаларына багышланган мөнәҗәтләр әзерләгән иде, дип хәбәр итә районның имам-мөхтәсибе...