Дин вә мәгыйшәт

Тукайлылар Минзәләдә мөнәҗәт фестивалендә катнашты

26 октябрь көнне Минзәлә шәһәренең балалар иҗаты сараенда мөнәҗәт фестивале узды. Анда Минзәлә һәм Тукай районнарыннан мөнәҗәт башкаручылар катнашты. Боерганнан "Яран гөл" фольклор ансамбле, Калмиядән, Сосновый Бор, Иске Абдулдан - барысы 18 кеше сәхнәдә чыгыш ясаган. Алар дини һәм көнкүреш темаларына багышланган мөнәҗәтләр әзерләгән иде, дип хәбәр итә районның имам-мөхтәсибе...

26 октябрь көнне Минзәлә шәһәренең балалар иҗаты сараенда мөнәҗәт фестивале узды. Анда Минзәлә һәм Тукай районнарыннан мөнәҗәт башкаручылар катнашты. Боерганнан "Яран гөл" фольклор ансамбле, Калмиядән, Сосновый Бор, Иске Абдулдан - барысы 18 кеше сәхнәдә чыгыш ясаган. Алар дини һәм көнкүреш темаларына багышланган мөнәҗәтләр әзерләгән иде, дип хәбәр итә районның имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов. Сәгать ярымлык программаны тамашачы бик яратып кабул иткән, "Яран гөл" ансамбле башкаруындагы "Чабата бәете"н аеруча ошатканнар.

Чарада катнашкан һәркемгә Тукай районы мөхтәсибәте әзерләгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев