Парлы картлык – олы бәхет ул
Шушы көннәрдә Новотроицкое авыл җирлегендә Надежда һәм Владимир Огородниковларны (Суровкадан), Фәния һәм Рафис Хәмидуллиннарны (Новотроицкое), Анастасия һәм Габделгазиз Мөбәрәкҗановларны (Новотроицкое), Мәрьям һәм Миңненаил Нуриевларны (Күперле) 50, 55, 60 ел бергә гомер итүләре белән матур итеп тәбрикләделәр. Бергә гомер итүнең түгәрәк даталарын билгеләп үтүче 2 парны Новотроицкое авылы мәктәбендә тантаналы рәвештә...
Бәхетле парларны котлау өчен, бирегә район башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Закиров, район гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов, «Кама» агрофирмасының Новотроицкое авылында урнашкан бүлекчә җитәкчесе Равил Илдарханов килгәннәр иде. Новотроицкое авыл җирлегенең ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Әсхәт Насыйбуллин, әлеге күркәм бәйрәмне оештыручы буларак, район газетасы редакциясеннән дә килүебезне үтенде.
- Сезнең тормыш сугыш елларына, төрле үзгәрешләр чорына туры килгән. Сез, ул авырлыкларны бергә узып, нык булып кала алгансыз. Сез - барыбыз өчен дә үрнәк. Хезмәтегез, сез үткән тормыш юлы өчен рәхмәтләремне белдерәм. Ихластан олы бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, тигезлек телим. Сезгә бу ихлас яратуны гомерегезнең ахырына кадәр саклап яшәргә язсын! Туасы көннәрегез шатлык кына алып килсен, - диде район башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Закиров үз чыгышында.
Уртак тормыш башлап гомер кичерүләренә 60 ел тулган Огородниковлар гаиләсе турында аерым әйтеп үтәсе килә. 60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә - үзе бер мәртәбә! Еллар узган саен, яшәгән саен, аларга балалары гына түгел, тирә-юньдәгеләр дә сокланып карый. Алар Аллаһы Тәгалә насыйп иткән гомерләрен мәгънәле һәм матур итеп яши беләләр. Бәйрәм кичәсендә дә кулга-кул тотынып, бер-берсенә башларын терәп утырдылар. Аларга күпләр сокланды бу көнне.
- 60 ел бергә гомер иттек, бергә тормышны җигелеп тарттык. Ирем бик әйбәт минем. Башкаларга да безнең кебек тату яшәргә язсын, - диде Надежда Александровна.
«Бабайны һаман да яратасызмы соң?» - дип шаяртып сорау биргәч, «Әлбәттә», - дип, җитди генә җавап бирде әби.
- Алар хәзер дә язмышларында булган барлык авырлыкларны икәүләп җиңеп үткәрәләр, - дип сүзгә кушылды шушы матур парның кызлары Елена Владимировна.
- Һәр туган көннәрен Аллаһы Тәгаләгә тапшырып яшиләр. Гомерләре буена изге юлдан барган, тормыш авырлыкларыннан сынмаган-сыгылмаган әти-әниебезгә без чиксез рәхмәтле. Алар безнең өчен зур бер өлге, оныклары өчен үрнәк булып торалар. Кадерлеләребезнең бүгенге көндә исән-сау булуларына, изге догаларыннан ташламыйча, безгә терәк булып торуларына без бик шат. Барыбыз да әти-әнинең алдагы көннәре саулык-сәламәтлек белән, тигезлектә үтсен дигән теләктә калабыз. Мең рәхмәт әйтеп, алар алдында баш иябез. Әле озак еллар әти-әнинең изге догаларын тыңлап, йөрәк җылысын һәм шифалы сулышларын тоеп яшәргә насыйп булса иде! Авыл тормышы җиңел булмагандыр, ләкин алар беркайчан да зарлануны белмәделәр. Һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшәделәр, - диде Елена Владимировна.
Бирегә киленнәре Надежда белән килгән Фәния һәм Рафис Хәмидуллиннар белән дә сөйләшеп алдым.
- 50 ел яшәп, бер дә сүзгә килгәнебез булмады безнең. Рафис мине аңлады, мин аны. Гомер буе механизатор булып эшләде, иртән чыгып китте, төнлә кайтып керде. Олыгайган саен, мәхәббәт хисе көчәя генә ул. «Рафис бик кызу канлы кеше. Ничек бер тавышсыз яшисез сез?» дип сорыйлар иде. Бөтен борчу-мәшәкатегезне, эштә чыккан ачуыгызны капканың теге ягында калдырып керегез, дим. Без шулай яшәдек.
- Тигезлектә озак яшәүнең сере ак күлмәкләр белән зурлап туй уздыруда, кыйммәтле балдаклар алуда түгел, бездә аның берсе дә булмады. Барысы да Аллаһы Тәгаләдән бирелгән гомер, һәм аңа шөкер итеп яши белергә кирәк, - дип өстәде Рафис әфәнде.
Һичшиксез, Хәмидуллиннарның гомере бушка узмаган: авыл халкы арасында зур ихтирамнары, данлы абруйлары бар. Алар өчен шатланып яшәүче балалары, 12 оныклары, 3 оныкчыклары үсә. Өлкәннәр исәнлектә, тигезлектә, балалар бәхетенә куанып яшиләр. Үзләренең яшьлегенә туры килгән сугыштан соңгы авыр елларның беркайчан да кабатланмавын, алар күргәнне балаларына күрергә язмасын дип, намазлары саен дога кылып, теләк телиләр.
Аннары әзерләнгән чәй өстәле артында сөйләшеп, Новотроицкое авыл җирлегенең үзешчән артистлары чыгышы белән хозурланып утырдык.
Алга таба, гаилә хәлләре аркасында, әлеге тантанага килә алмаган Анастасия һәм Габделгазиз Мөбәрәкҗановлар, Мәрьям һәм Миңненаил Нуриевлар янына юл тоттык. Бусагада кунакларны күргәч, аларның ничек сөенгәннәрен күрсәгез! Бу кичне аларның йөзләрендә эчкерсез шатлык кына балкыды. Әлеге парларда да еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышын күреп була иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев