Авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрли
Шәһәрдә ярминкәләр дәвам итә. Шәһәр халкы өчен ярминкәләр - кышлык азык-төлек запасын туплау өчен яхшы мөмкинлек. Шулай булмый ни, экологик яктан чиста бәрәңге, сөт продуктлары, ит, балык, бал һәм башка продукцияне, агач үсентеләрен арзанрак бәядән алу мөмкинлеген бер кешенең дә кулыннан ычкындырасы килми. Ярминкәләр - шулай ук шәхси хуҗалыклар һәм...
Бер эшмәкәр бер көндә 300 килограммга кадәр ит сата
Без ЗЯБ бистәсенең Сарман трактында урнашкан ярминкәгә юл тоттык. Сату иртәннән үк башланган, сәгать сигезгә күп нәрсәләр сатылып беткән иде инде. Халык, кырмыскалар шикелле, тыз-быз килә. Кемдер капчык-капчык бәрәңге ташый, кемдер кулына кәбестә тоткан.
Һичшиксез, ассортимент бай. Бер-бер артлы тезелеп киткән сәүдә рәтләрендә ниләр генә юк! Кишер-чөгендерең, суган-сарымсагың уңмадымы, бәрәңге уңышы аз булдымы, күңелең нинди төрдәгесен тели - барысын да ярминкәдән ал.
Ярминкәдә сатып алучыларны иң күп җәлеп итүчеләр - ул ит сатучылар. Чөнки район фермерлары, гадәттә, «хәләл» ит белән куандыра. Мин дә шулар янына юнәлдем.
- Мин үзем Күзкәй авылыннан. Биредә улым Фирзәр белән үгез ите сатабыз. Үгезләрне үз хуҗалыгыбызда үстерәбез, азыкны да, печәнне дә малларга үзебез әзерлибез. Ит бәясенә килгәндә, итнең сөяклерәк җире 250 сумнан китә, итлерәге - 300 сум. Үткән атнада гына 250 кило тирәсе саттык. Шәхси хуҗалыкта тәрбияләнгән үгез ите икәнен белгәч, бик теләп алалар, - дип сөйләде Фәнзилә Хәмәтова.
Елдагыча, ярминкәдә халыкны сыйфатлы яшь мал ите белән куандырган суыксулы Зиннур Камалов турында еш ишеткәнем бар. Бу юлы Зиннур ага белән якыннан танышырга булдым.
- Малны күпләп тотабыз, ярминкә якынлаша башлагач, суеп, итне сатуга алып киләбез. Хатыным Миңнуар - сату өлкәсендә күп еллар эшләгән, тәҗрибәле кеше. Сату, үлчәү эшләре белән ул шөгыльләнә. Итнең килосын 280-300 сумнан бирәбез. Бер көндә 300 килога кадәр алганнары бар. Бер сатып алып, тагын килүчеләр дә бар. Итне ошаталар, чөнки экологик яктан чиста,«хәләл» ит бит, - дип сөйләде Зиннур ага.
Суелган кош-корт белән сату итүче ханымга күзем төште. Калмаш авылыннан Миңнегөл Фәхретдинова булып чыкты.
- 6 ел рәттән ярминкәдә сату итәбез. Бирегә ирем Хатыйп белән килеп йөрибез. Июнь, август айларында авылга килеп сатучылардан кош-кортны алып, карап үстереп, симертеп, аннары суеп сатабыз без. Менә монда тавык, үрдәк, каз түшкәләре бар. Килосы - 180-200 сумнан. Ярминкәгә ун тавык, бер-
ике каз, үрдәктән артыграк алмыйбыз: сатып бетерерлек кенә алып киләбез. Болай сату әйбәт бара, зарланырлык түгел. Үзебезгә җитә инде. Һәр ел бездән кош ите сатып алучы даими клиентларыбыз да бар. Алар үзләре шәһәрнекеләр.
Бүген бәрәңге, гомумән, яшелчә белән сату итүчеләр дә яхшы гына табыш алгандыр, мөгаен. Бал, җиләк-җимеш, сөт һәм камыр ризыкларын да халык яратып сатып алды. Ярминкәгә шәһәр халкы гына түгел, авыллардан да килгәннәр иде.
- Безнең өчен, ягъни пенсионерлар өчен, мондый авыл хуҗалыгы ярминкәләре бик кулай. Бәяләр дә кыйммәт түгел, азык-төлек тә экологик яктан чиста, ышанычлы. Бүген кишер, ит, йомырка алдым. Бик сөендем, - диде бер пенсионер ханым, ярминкәнең уңай якларын санап.
- Халык өчен кирәкле бөтен продукция бар. Шөкер, бәяләре дә арзан. Бүген махсус сөт ризыклары өчен чыккан идем. 1 литр сөт - 28 сум. Мондый бәяләрне бары ярминкәдә генә очратырга мөмкин. «Касакин» крестьян-фермер хуҗалыгы җитештергән сөт продукциясен алмый кала торган түгел, - диде шыплап тутырылган ике пакет тоткан ханым.
Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ярминкәдә безнең районнан 30дан артык сатучы-эшмәкәрләр, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыклары үз продукциясен тәкъдим итә. Сентябрь аенда гына ярминкәдә 14 миллион сумлык азык-төлек сатылган. Иң актив катнашучылар арасында - Бордыбаш авылыннан Борһановлар гаиләсе. Алар биредә сыер ите белән сату итә. Шулай ук Түбән Суыксудан Багряшов һәм Теләнче Тамактан Нәбиуллиннар гаиләсе. Алар кош-корт ите сату белән шөгыльләнәләр. Ел саен ярминкәдә Мәләкәстән Котковларны күрергә була. Алар шәһәр халкына, гомумән, барлык кешегә дуңгыз ите тәкъдим итәләр. Ә яңабүләкле Төхбәтуллиннар сатып алучыларны, елдагыча, экологик чиста бал белән сөендерә.
Эшмәкәрләр тарафыннан җитештерелгән продукция ел саен арта
Район Башкарма комитетының икътисад буенча бүлек җитәкчесе Елена Дудникова әйтүенчә, 2016 елның 1 июленә районда 2589 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты бар, шуның исәбендә 1320 шәхси эшмәкәр. 2016 елның беренче яртыеллыгында кече һәм урта оешмалар тарафыннан җитештерелгән продукция үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 17,5 процентка үскән. Тулаем 9 миллиард сумлык продукция җитештерелгән. Авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегенә крестьян-фермер хуҗалыклары зур йогынты ясый. Хәзерге көндә районда 35 крестьян-фермер хуҗалыгы санала. Шуларның 12се - югары технологияле. Фермер хуҗалыклары тарафыннан 12,9 мең гектар җир эшкәртелә, әлеге хуҗалыкларда 2600 баш мөгезле эре терлек асрала, 507 ат, 3 мең баш сарык, 125 мең кош-корт исәпләнә.
P. S. Ярминкәдә төшерелгән башка фотолар белән «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркемендә (http://vk.com/club54482574) таныша аласыз. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев