Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Камилла Елисеева дөньякүләм чемпионатта катнаша

Район балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Камилла Елисеева 28 һәм 29 октябрьдә Яр Чаллының Боз Сараенда билбаулы көрәш һәм төрекмән көрәше буенча дөнья чемпионатында катнаша. Чарада катнашырга дөньяның 40 иленнән 300дән артык көрәшче гариза биргән. Россия җыелма командасы исә 38 кешедән торачак. Аларның 12се татарстанлылар. Яр Чаллыдан 4 көрәшче исемлеккә кертелгән....

Район балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Камилла Елисеева 28 һәм 29 октябрьдә Яр Чаллының Боз Сараенда билбаулы көрәш һәм төрекмән көрәше буенча дөнья чемпионатында катнаша. Чарада катнашырга дөньяның 40 иленнән 300дән артык көрәшче гариза биргән. Россия җыелма командасы исә 38 кешедән торачак. Аларның 12се татарстанлылар. Яр Чаллыдан 4 көрәшче исемлеккә кертелгән. Шуларның берсе - Камилла Елисеева.

19 үлчәү категориясендә җиңүчеләрнең һәрберсе медальләр белән бүләкләнәчәк. Призерлар арасында россиялеләр була икән, аларга Россиянең атказанган спорт мастеры исемнәре биреләчәк, дип хәбәр итә Яр Чаллы мэриясе матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев