Яңалыклар
Тукай районында югалган өченче балыкчы табылды
Югалган балыкчыларны эзләүчеләр бүген көннең икенче яртысында 39 яшьлек Евгений Рябовның гәүдәсен тапты. Ул 22 октябрьдә Николай Снигур белән югалганнар иде. Ир-атның гәүдәсен аның туганы таныды, дип хәбәр иттеләр редакциягә кече суднолар буенча дәүләт инспекциясеннән.
Гәүдә «Искра» бакчачылык ширкәте каршында, Кама елгасы ярыннан 400 метрлап эчтә, Снигурны тапкан урыннан 50...
Югалган балыкчыларны эзләүчеләр бүген көннең икенче яртысында 39 яшьлек Евгений Рябовның гәүдәсен тапты. Ул 22 октябрьдә Николай Снигур белән югалганнар иде. Ир-атның гәүдәсен аның туганы таныды, дип хәбәр иттеләр редакциягә кече суднолар буенча дәүләт инспекциясеннән.
Гәүдә «Искра» бакчачылык ширкәте каршында, Кама елгасы ярыннан 400 метрлап эчтә, Снигурны тапкан урыннан 50 метр ераклыкта табылды. 6нчы-эзләү коткару отряды хезмәткәрләре гәүдәне 3 метр тирәнлектән алдылар.
Искә төшерәбез, 8 октябрьдә югалган балыкчы Сергей Мараткановны эзләү әле дәвам итә. Анда коткаручылар, кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары, полиция хезмәткәрләре катнаша, Минзәлә аэроклубының самолеты җәлеп ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев