28 август 2019 яңалыклары
-
Балаларны мәктәпкә әзерләү ничә сумга төште?
Август – балаларны мәктәпкә әзерләү вакыты. Форма, эш дәфтәрләре, аяк киеме, канцтоварлар, рюкзак алу... Бу чорда мәктәпкә әзерләнү мәшәкатьләре ата-аналарның баш бәласенә әйләнә.
-
Күршеләренә керергә башы эшләгән
Районда ел башыннан 140 янгын очрагы теркәлгән. Утта бер кешенең гомере өзелгән. Узган атнада исә барысы биш янгын булган.
-
Фаил Камаев: «Нигә әле инглиз телен балалар бакчасыннан ук укытмаска?»
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә район башлыгы Фаил Камаев педагоглар коллективы алдына шактый саллы бурычлар куйды. Алар арасында иң мөһимнәре дип ул балаларга хезмәт тәрбиясе бирүне һәм бакча яшеннән үк полилингваль укытуны, аерым алганда, дөньякүләм тел – инглиз теленә өйрәтүне атады. Бу – алдагы елларда тормышка ашырырга тиешле проектлар, диде ул.
-
Мотоциклчы комада
Узган атнада оператив хезмәткәрләр көчле тәэсирле агулы матдәләр, дөресрәге, лицензиясез метил спирты белән сату итүче оешкан төркемне тоткарлаганнар. Сату агымдагы елның март аеннан августына кадәр «Татнефть АЗС» җитештерү базасы территориясендә барган. Биредән 27965 литр спирт алынган.
-
Татарстан егете Айдар Минеев WorldSkills чемпионатында беренче урынны алды
Чемпионатта ул су асты камерасы прототипын ясаган.
-
Игенчегә олы хөрмәт
Районда урып-җыю эшләре дәвам итә. Бүген 19,7 мең гектар мәйданда ашлык суктырылды. Бу – планның 44 проценты. Барлыгы 78 мең тонна ашлык җыелды, бер гектардан уртача уңыш – 41 центнер. Игенчеләр тулысынча көзге культураларны җыюны тәмамлады. Чиратта – язгы бодай. Бу атнада «Кама» агрофирмасында шикәр чөгендерен алырга керештеләр. Бүген 4865 тонна тамыразык җыелды. «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре беренче бәрәңге уңышын алды. Гектарыннан чыккан уртача уңыш – 250 центнер.
-
Районкүләм бәйрәм – Новотроицкоеда
Республика көне уңаеннан районда күләмле бәйрәм чаралары әзерләнә. Районкүләм бәйрәм иң матур урыннарның берсендә – Новотроицкое поселогы паркында үтәчәк. Чара концерт программасы белән көндезге сәгать 10да башланып китә. Биредә «Созвездие»-«Йолдызлык» фестиваленең район этабы финалистлары, районның иң оста башкаручылары, бию коллективлары чыгыш ясар дип көтелә.
-
Владимир Путин: Казан безнең кунакларга ошагандыр дип ышанам
"Искиткеч, куәтле энергия белән үсеш ала торган шәһәр", - дип бәяләде Илбашы.
-
Россиядә бер мең ир-атка ничә хатын-кыз туры килүе билгеле
Хәзерге вакытта Россиядә 1 мең ир-атка 1154 хатын-кыз туры килә.
-
Бөртеклеләр уңышы буенча Татарстанның алдынгы һәм артта калган районнары билгеле
Республиканың алты районында – Зәй, Азнакай, Актаныш, Сарман, Мамадыш, Тукай районнарында бөртеклеләрнең уңышы гектарыннан 40 центнердан артык.
-
Бабайлар әйткән : “Сары мәтрүшкә алтмыш төрле авырудан, көрән мәтрүшкә җитмеш төрле авырудан дәва”,- дигәннәр
Һава торышы.