Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балаларны мәктәпкә әзерләү ничә сумга төште?

Август – балаларны мәктәпкә әзерләү вакыты. Форма, эш дәфтәрләре, аяк киеме, канцтоварлар, рюкзак алу... Бу чорда мәктәпкә әзерләнү мәшәкатьләре ата-аналарның баш бәласенә әйләнә.

Мондый төр мәшәкатьләр чираты безгә дә килеп җитте. Быел кызым Мальвина һәм улым Эмин икесе бергә беренче сыйныфка бара.
Мәктәпкә әзерләнү эшләрен беренче чиратта эш дәфтәрләре алудан башладык. Математика, рус теле, татар теле, әйләнә-тирә дөнья фәннәре буенча һәрбер эш дәфтәре 180нән башлап 430 сумга кадәр тора.
Канцелярия товарларына килгәндә, бу төр әйберләрне бер урыннан алсаң отышлырак. Беренчедән, вак әйберләрнең саны күп, аларның һәрберсен төрле җирдән эзләп йөрсәң вакыт уза. Икенчедән, күп күләмдә алганда, гадәттә, ташлама ясыйлар. Концтоварларны һәрбер балага аерым алдык – кыз белән малай бит. Һәрберсенә 3 мең сум тирәсе чыкты.
Бу баскычны уздык. Хәзер иң катлаулысы – форма алу. Шактый мәктәпләрдә бердәм форма бар. Теләнче Тамак авылы мәктәбендә дә кызлар өчен дә, малайлар өчен дә шулай. 
Базарда малайлар формасының бәяләре 1800 сумнан башлана. Аның тукымасы йөз процент полиэстер, димәк, тән суламый торган булачак.
Шул ук базарда тәнгә дә, күзгә дә, кесәгә дә ярашлы форма таптык. Бәясе – 2700 сум. Караңгы соры төстә булды. Җилет, костюм, чалбар. Шуңа парлап галстук алдык, анысы 200 сум. Алмашлап кияр дип, кара һәм ак күлмәк тә алдык. Һәрберсенең бәясе – 500-700 сум.
Әмма моның белән «формалы булу» тәмамланмады. Иң кечкенә форма минем «кечкенә» улыма зур булып чыкты. Бүтәнчә хәл итеп булмый – ательега төзәтергә бирдек. Иңсәләрен кечерәйтү, җиңнәрен, балакларын кыскарту, тән төзелешенә туры китерү, сәдәфләрен күчерү 1900 сумга төште.
Зур һәм фирма кибетләрендә форма бәясе 6 мең сум чамасы, кыйммәтләре дә бар. Форманы берничә елга җиткерер өчен сыйфатлырагын алырга кирәк. Форма тукымасы составында йон күбрәк булган саен яхшырак. Андый формада бала тирләми, тукымасы бөтерчекләнми.
Кызлар формасы малайларныкына караганда очсызрак булып чыкты. Базарда андый күлмәкләр 1 мең сум чамасы, кибетләрдә 300-400 сумга кыйбатрак. Без килешлесен 1500 сумга таптык. Шулай ук ак һәм кара алъяпкыч алдык. Һәрберсе 500әр сум. Чәчкә тагасы бантик – 300 сум. Форма астыннан кияр өчен муенлы кофта 600 сумга төште.
Чираттагы сатып алу – трико һәм колготкилар. Малайлар өчен трико бәясе 250-400 сум. Без балагы резинкалыны өстенрәк күрдек. Кызыма колготкиларны алу өчен фирма кибетенә бардык. Аннан алынган товар озакка чыдый, тезләре чыкмый, бөтерчекләнми. Бәясе – 400 сум. Без 4 пар алдык – караңгы зәңгәр, соры һәм ак.
Аяк киеме алыр өчен дә өстенлекне фирма кибетләренә бирдек. Бәя югарырак булса да, сыйфаты яхшы, җитмәсә – ортопедик. Шунысы да бар, әһәмиятле бәйрәмнәр алдыннан биредә зур ташламалар була, монысы куандыра. Әмма аяк киеменең барлык размерлары булмый. Шуңа күрә иртәрәк барсаң – отасың.
Безгә дүрт төр аяк киеме кирәк иде – бәйрәмгә, алмашка, көн дә йөрергә һәм яңгыр яуган очракта кияргә. Барлыгы 8 пар аяк киеме. Һәрбер аяк киеме 1 мең сум тирәсе булды. Җылы эчле, йомшак резин итекләр ташлама белән 1400 сумга чыкты.
Тагын бер баскыч – физкультура өчен өс һәм аяк киеме. Спорт белән шөгыльләнгәндә бала күп хәрәкәт ясый, тирли. Шуңа күрә бу төр киемгә дә акча кызганмаска – фирма кибетеннән алырга карар иттек. Улым өчен спорт костюмы 2 мең сумга төште. Кроссовки – 1200 сум. Кызыма юка гына кофта һәм лосина алдык.
Рюкзак бәясе 1500дән алып 7000 мең сумга кадәр. Тулаем исәпләгәндә, ике баланы мәктәпкә җыю өчен 35 мең сум акча тотылды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев