Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Игенчегә олы хөрмәт

Районда урып-җыю эшләре дәвам итә. Бүген 19,7 мең гектар мәйданда ашлык суктырылды. Бу – планның 44 проценты. Барлыгы 78 мең тонна ашлык җыелды, бер гектардан уртача уңыш – 41 центнер. Игенчеләр тулысынча көзге культураларны җыюны тәмамлады. Чиратта – язгы бодай. Бу атнада «Кама» агрофирмасында шикәр чөгендерен алырга керештеләр. Бүген 4865 тонна тамыразык җыелды. «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре беренче бәрәңге уңышын алды. Гектарыннан чыккан уртача уңыш – 250 центнер.

Билгеле, кырдагы уңыш язмышы бүген игенчеләр кулында. Бүген вакыт көннәр, сәгатьләр белән генә түгел, ә минутлар белән санала. Бушка үткән һәр минут уңыш өчен куркыныч тудыра. Кырларда ялны да, йокысын да онытып, фидакарь хезмәтчәннәр эшли. Аларның төп максаты – уңышны аз күләмдәге югалтулар белән вакытында җыеп алу.
Районда игенчеләр хезмәтенә олы хөрмәт белән карыйлар. Моңа бәйле рәвештә атна саен иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән игенчеләргә «кыр премияләре» бирү оештырылган. Үткән ялларда уракның «җидекөнлеге» нәтиҗәләре буенча алдынгы механизаторларны район башлыгы Фаил Камаев үзе бүләкләде. Комбайнчы һәм ашлык ташучылардан кала, алдынгылар арасына үләннәрне теземнәргә салучылар да кертелде.
«Кама» агрофирмасы игенчеләре арасында барлык өч урынны да алучылар бар. Беренчелекне үзенең «Лексион» комбайнында 1248 тонна бөртек суктырган Илдар Этикбаев яулады. Бу – районда иң югары күрсәткеч. Икенче урында – «Нью-Холланд» иярләгән Ленар Дәүләтшин, аның күрсәткече – 1145 тонна. Өченче урында шулай ук «Нью-Холланд»та эшләүче Рәфит Габдрахманов. Ул 1116 тонна бөртек суктырган.
«Гигант» хуҗалыгында иң-иңе дип «Акрос» комбайнында эшләүче Флорис Миңнегалиев табылды. Ул 944 тонна бөртек суктырган. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта егучылар арасында беренчелекне Андрей Беспалов яулады. Ул «МакДон» чапкычы белән 242 гектар җир урган. «Ярыш» хуҗалыгына килгәндә, бер атна эчендә Динар Шәйхаттаров «КЗС» комбайнында 696 тонна бөртек суктыруга ирешкән, Марат Мәрданов 1100 тонна ашлык ташыган, ә Фәнил Шәмсиев «КСУ» чапкычында 511 гектар мәйданны урган. «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгында бу атнада «Нива» комбайнында Илмир Шәфыйков 497 тонна бөртек суктырган.
«Р-Агро» хуҗалыгында исә Нәзир Хөснетдинов «МакДон» комбайны белән 210 гектар мәйданны урган. 
«Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгында «Енисей» комбайнын иярләгән Солтан Тулегенов 210 тонна бөртек суктырган, Альберт Кашапов «Акрос» белән 1070 тонна күрсәткеченә ирешкән.

Фото район авыл хуҗалыгы һәм һәм азык-төлек идарәсеннән алынды. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X