28 апрель 2016 яңалыклары
-
Якташыбыз Рәзинә Сәетгәрәева Чаллыдагы Тукайны искә алу бәйрәмендә катнашты
26 апрельдә Чаллы төбәгенең язучылар берлеге рәисе Факил Сафин җитәкчелегендә бер төркем язучылар: Рәшит Бәшәр, Рахман Шәфигуллин, Айрат Суфиянов, Амур Фәләх, Сирень Якупова, Әлфия Ситдикова һәм "Ләйсән" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзәлары Тукай һәйкәле янына килеп бөек шагыйрьгә булган тирән хөрмәтләрен үзләренең шигырьләре аша җиткерделәр, чәчәкләр куйдылар. Көне буе дәвам иткән бәйрәмдә...
-
Әҗмәкәйдән Әнисә Әшрапова сугыштан кайтмаган Гәбделәхәт абыйсы турында истәлекләре белән уртаклаша
Дәһшәтле сугыш тәмамланга 70 елдан артык вакыт үтте. Инде авылыбызда, Бөек Ватан сугышында катнашучылар тәмам вафат булды. Ләкин безнең гаиләбездә сакланган өчпочмаклы хатлар сугыш вәхшилеген онытырга һич ирек бирми. Ул хатларны укыган саен күңел сыкранып куя. «Әҗмәкәй авылыннан 200 ләп ир-егетләр 1942-1945 нче елларда фронтка алынган»,-безнең әткәй - Бөек Ватан...
-
Шикәр чире «кадерләгәнне» ярата
Мәгълүматларга караганда, соңгы вакытта күп илләрдә шикәр чире арта бара. Сәбәпләре төрле: картаю, яшәү рәвеше, хәрәкәтләнү ,физик көч кую җитми, төрле борчылу-стресслар да чирнең барлыкка килүенә сәбәпче булырга мөмкин.
-
Ильбухтино авылы китапханәсе күзгә күренеп матурайды
Узган елның апрель аенда Татьяна Морозова Ильбухтино авылы китапханәсенә китапханәче итеп билгеләнде. Әлеге көннән төгәл бер ел үтте. Шул вакыт эчендә китапханәчебез бинаны танып булмаслык итеп үзгәртте - косметик ремонт ясады, җиһазларны урыннары белән алмаштырды, гөлләр утыртты, барлык мәгълүмат стендларын яңартты. Ә иң мөһиме: «Гармония» дип исемләнгән клуб оештырды. Әлеге...
-
Укучылар тыл хезмәтчәне Нәкыя апа белән очраштылар
Кнәз мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Нәкыя Әбелнәгыйм кызы Аитованың өендә булдылар.
-
Мактаулы исем бирелде
Авыл хуҗалыгы производствосында күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Биклән» производство кооперативы тракторчысы Илшат Наил улы Мостафинга «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем бирелде.