Әҗмәкәйдән Әнисә Әшрапова сугыштан кайтмаган Гәбделәхәт абыйсы турында истәлекләре белән уртаклаша
Дәһшәтле сугыш тәмамланга 70 елдан артык вакыт үтте. Инде авылыбызда, Бөек Ватан сугышында катнашучылар тәмам вафат булды. Ләкин безнең гаиләбездә сакланган өчпочмаклы хатлар сугыш вәхшилеген онытырга һич ирек бирми. Ул хатларны укыган саен күңел сыкранып куя. «Әҗмәкәй авылыннан 200 ләп ир-егетләр 1942-1945 нче елларда фронтка алынган»,-безнең әткәй - Бөек Ватан...
Дәһшәтле сугыш тәмамланга 70 елдан артык вакыт үтте. Инде авылыбызда, Бөек Ватан сугышында катнашучылар тәмам вафат булды. Ләкин безнең гаиләбездә сакланган өчпочмаклы хатлар сугыш вәхшилеген онытырга һич ирек бирми. Ул хатларны укыган саен күңел сыкранып куя.
«Әҗмәкәй авылыннан 200 ләп ир-егетләр 1942-1945 нче елларда фронтка алынган»,-безнең әткәй - Бөек Ватан сугышы ветераны - Муллахмәтов Миңнеәхмәт Гәбделәхәт абыйның энесе, шулай ди торган иде. Ә шуларның иллеләбе генә сугыш кырларыннан әйләнеп,туган якларына кире кайткан. Күпме гаиләгә чиксез кайгы -хәсрәт китергән ул сугыш дигән «дошман».
Гөлмәръям апа Муллахмәтова, ягъни минем әби, өрлектәй җиткән ике улын һәм хәләл җефетен сугышка озата. Аның янындә тагын 4 бала: 3 ул һәм бердән- бер кызы кала.Сугыш елларында һәр гаилә зур авырлыклар кичерә. Ачлык, ялангачлык беркемне дә читләтеп үтми. «Ходай , үзе саклады, сыердан аерылмадык», - ди торган иде мәрхүмә - Гөлмәръям әби.
Олы улы Гәбделәхәт 1942 нче елның 12 нче сентяберендә каты яраланып госпитальга эләгә. Ул анда 3 айдан артык дәвалана. Газиз әнкәсенә, энекәшләренә адресланган берничә хаты килә. Гәбделәхәт абыйның хатларын ничә тапкыр укысак та, һәрберебезнең күңеле тула, керфек очлары дымлана. Ул хатларында туганнарын шуның кадәрле яратканын, сагынганын, күрше -күләннәрне якын иткәнен сөйли. Аларның хәл -әхвәлен сораша. Ә үзе каты яраланып госпитальдә ятса да, «Ә мин бүгенге көндә, бер көе генә дәваланып ятам», - дип тәмамлый ул соңгы хатын. Шулай итеп хатлар да, хәбәрләр дә өзелә Әҗмәкәй егетеннән. Әнкәсе генә кулын каш өстенә куеп, югары очтан килгән юлчыларга карап, күзләре талганчы солдат улын көтеп яшәде. Әле әбиебез вафат булгач, үзе дә Бөек Ватан сугышы ветераны Мүлләхмәт бабабыз да улының исән - сау туган туфрагына әйләнеп кайтуын көтеп гомер итте. Әби белән бабай безгә Гәбделәхәт абыйны көтәргә дигән «васыять» әйтеп вафат булдылар.
Сугыш тәмамланганга инде 71 ел вакыт үтте. 71 тапкыр сыерчыклар,киек казлар җылы якларга китеп, кабат туган якларына очып, әйләнеп кайттылар. Ләкин Гәбделәхәт абыйдан кабат хәбәр килмәде.
2015 нче елның 19 нчы августында безнең авыл зиратына Газизов Миңнемөхәммәт Газизулла улының, 70 елдан соң табылган калдыкларын алып кайтып җирләгәч, минем күңелем тагын бер ышаныч белән дулкынланды. Бүгенге көнгә кадәр, безнең Гәбделәхәт абыебыз да билгесезләр исемлегендә санала бит. Абыебызның якты истәлеге белән без барыбызда горурланабыз.Бәлки ул да табылыр. Ул безнең күңелләрдә, «Батыр» солдат туганыбз булып саклана, дип яза Гәбделәхәт Муллахмәтовның туганнан туган сеңлесе Әнисә Миннәхмәт кызы. Әшрапова.
Фотода: фронттан килгән соңгы ике хат( Әҗмәкәй авылы)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев