Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якташыбыз Рәзинә Сәетгәрәева Чаллыдагы Тукайны искә алу бәйрәмендә катнашты

26 апрельдә Чаллы төбәгенең язучылар берлеге рәисе Факил Сафин җитәкчелегендә бер төркем язучылар: Рәшит Бәшәр, Рахман Шәфигуллин, Айрат Суфиянов, Амур Фәләх, Сирень Якупова, Әлфия Ситдикова һәм "Ләйсән" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзәлары Тукай һәйкәле янына килеп бөек шагыйрьгә булган тирән хөрмәтләрен үзләренең шигырьләре аша җиткерделәр, чәчәкләр куйдылар. Көне буе дәвам иткән бәйрәмдә...

26 апрельдә Чаллы төбәгенең язучылар берлеге рәисе Факил Сафин җитәкчелегендә бер төркем язучылар: Рәшит Бәшәр, Рахман Шәфигуллин, Айрат Суфиянов, Амур Фәләх, Сирень Якупова, Әлфия Ситдикова һәм "Ләйсән" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзәлары Тукай һәйкәле янына килеп бөек шагыйрьгә булган тирән хөрмәтләрен үзләренең шигырьләре аша җиткерделәр, чәчәкләр куйдылар.

Көне буе дәвам иткән бәйрәмдә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, студентлар һәм өлкән буын кешеләре дә күп иде. Күңелгә сеңеп калган Тукай әсәрләрен укыдылар, әкият геройлары - бигрәк тә озын бармаклы "Шүрәле" бәйрәм күрке булды: оста итеп биеде, сикерде, шаярды, балаларның кулын кысты, кытыклады. 130 ел элек туган бөек Тукай исәннәрдән дә тере булып горур басып торды, милләтенә дәште, оныкларының сүзенә колак салды. Бу илаһи, могҗизалы әңгәмәнең шаһитләре - яңа ярган яфраклар да лепердәшеп Тукайның "Туган теле"н җырлыйлар кебек тоелды миңа,-дип яза районыбыз шагыйрәсе Рәзинә Сәетгәрәева бу тарихи вакыйга урыныннан алган тэсирләре белән уртаклашып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев